Тәтеш районы башлыгы тәтешлеләргә Татарстан Республикасы көне һәм Шәһәр көне белән котлап мөрәҗәгать итә
Бүген – Тәтеш шәһәре көне. 30 август – Татарстан Республикасы көне
(Тәтеш, 27 август, "Тәтеш таннары"). Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов тәтешлеләргә Татарстан Республикасы көне һәм Шәһәр көне белән котлап мөрәҗәгать итә:
– Безнең республика алгарышта һәм үсештә, ул тотрыклылык, татулык һәм иминлек үрнәге булып тора. Татарстанда хезмәт сөючән, кунакчыл, үз эшенә һәм туган җиренә тугры, үзләре һәм үзләренең якыннары хакына якты киләчәккә омтылучы кешеләр яши. Тәтешебез – гүзәл, үзенчәлекле, актив үсештәге шәһәр. Анда яшәүчеләр аны елдан-ел тагын да уңайлырак итә, төзекләндерә, шул ук вакытта тарихи традицияләрне һәм рухи матурлыкны саклый.
Шәһәребез алга таба да төзекләнсен, һәрбер гаиләнең тормышы шатлык, иминлек, иртәгәсе көнгә ышаныч белән тулы булсын. Татарстанга һәм безнең районга тынычлык һәм чәчәк атуын телим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев