Тәтеш районы сөт җитештерү буенча республикада 43 район арасында 19нчы урынны били
Көн темасы

Тәтеш районы сөт җитештерү буенча республикада 43 район арасында 19нчы урынны били

Район терлекчеләре мөгезле эре терлекләрне асрау һәм карауның заманча ысулларын кулланып, нәтиҗәлелекне арттыра.

(Тәтеш, 12 май, "Тәтеш таңнары").  Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив мәгълүматлары буенча, Тәтеш районы сөт җитештерү буенча республикада 43 район арасында 19нчы урынны били (10 май торышына).

Моның белән беррәттән сөт савуның тулаем күләме узган елның шушы чоры белән чагыштырганда районда 110 процент тәшкил итә.

Район терлекчеләре мөгезле эре терлекләрне асрау һәм карауның заманча ысулларын кулланып, нәтиҗәлелекне арттыра.


Нет комментариев