Тәтеш районында мобиль хастаханэсе эшен дәвам итә
Олы һәм Кече Шәмәк ,Олы һәм Кече Бисәр, Алабирде, Зур һәм Кече Әтрәч авылларында яшәүчеләрне кабул итү бара.
(Тәтеш, 10 март, “Тәтеш таңнары”). "Сәламәтлек" һәм "Демография" илкулэм проектларын гамәлгә ашыру кысаларында Тәтеш районында Казандагы 7нче санлы шәһәр клиник хастаханәсенең мобиль хастаханэсе эшен дәвам итә.
Олы һәм Кече Шәмәк ,Олы һәм Кече Бисәр, Алабирде, Зур һәм Кече Әтрәч авылларында яшәүчеләрне кабул итү бара.
Бүгенге көндә 340 консультация үткәрелгән, аларның нәтиҗәләре буенча өстәмә тикшерүгә 40 кеше җибәрелгән, 7нче санлы ШКХдә 15 пациент госпитализациядә.
Кабул итүгә язылу участок терапевтлары, ВОП һәм ФАП фельдшерлары аша алып барыла.
фото: https://tetushi.tatarstan.ru/tat
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев