Тәтеш үзәк район хастаханәсе баш табибы Илья Савельев сорауларга җавап бирә
Социаль челтәрдәге безнең төркемдә Тәтеш үзәк район хастаханәсе баш табибы Илья Савельев белән турыдан-туры эфирдан соң, тәтешлеләрнең сорауларына әйтелгән җавапларны газетада бастыргач, районда яшәүчеләр “Авангард” газетасы редакциясенә мөрәҗәгать итә башладылар.
(Тәтеш, 25 апрель, “Тәтеш таңнары”). Без барлык сорауларны, гозерләрне баш табибка җиткердек һәм Илья Вячеславович аларга шәхсән үзе аңлатма бирде.
– Элек хастаханәдә физиотерапевт кабинеты бар иде, анда без, спортчылар, һәрвакыт дәвалану алдык. Коронавирус пандемиясе вакытында аны яптылар, ул бүгенге көнгә кадәр эшләми. Киләчәктә аны ачарлармы икән? (Тәтеш районы спортчылары.)
– Ремонт тәмамланганнан соң, кабинетны ачу планлаштырыла.
– Хастаханәдә нигә кардиолог һәм УЗИ белгече юк? Тикшеренүне акчага ясатырга туры килә. (Аноним.)
– Табиблар штатын кирәкле белгечлекләр, шул исәптән кардиолог белән комплектлау планлаштырыла. Район халкына кардиологик ярдәм күрсәтүнең һәркемгә мөмкин булуы һәм гамәлдәге табиб-терапевтларны һөнәри укыту максаты белән май аенда ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш кардиологы катнашында күчмә кардиология мәктәбе үткәреләчәк.
– Мин – федераль ташламага ия. Дарулар алу өчен аптекага киләм, еш кына алар булмый һәм мине поликлиникага чиратка язылырга җибәрәләр. Даруханәдә булган дарулар исемлеге медицина хезмәткәрләренең кул астында булсын иде. (Юрий М.)
– Алырга мөмкин булган дарулар исемлеге участок табибларында бар. Рецептларны үз вакытында чыгару зарурилыгы производство киңәшмәсендә хезмәткәрләргә җиткерелде.
– Тәтештә стационарда яттым. Икмәкне бик зур кисәкле итеп кисәләр, ашаганда бик кыен. Мисалга, Олы Тархан хастаханәсендә кечкенә кисәкләргә бүлеп, уңайлы итеп бирәләр. (Владимир Т.)
– Сезнең теләгегез кухня хезмәткәрләренә җиткерелде.
Хөрмәтле газета укучылар! Әгәр сезнең Тәтеш үзәк район хастаханәсе баш табибы Илья Савельевка сорауларыгыз булса, редакциягә 8(84373)2-54-95
номеры буенча шалтыратыгыз. Без аларны белгечкә тапшырачакбыз һәм җавапларны газетабыз битләрендә бастырачакбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев