Тәтешкә хәйрия азык- төлек җыелмаларының беренче партиясе килде
Җыелмаларны майда, июньдә 500 гаилә алачак.
(Тәтеш, 13 май, "Тәтеш таңнары"). Шәһәрдә азык-төлек җыелмасы тарату белән волонтерлар шөгыльләнә, ә район авылларында – авыл җирлеге башлыклары.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов гражданнарга социаль ярдәм максатында шундый җыелмаларны тарату инициаторы булып чыгыш ясады.
Җыелмаларны майда, июньдә 500 гаилә алачак:
– ялгыз яшәүче 65 яшьтән өлкән, кереме яшәү минимумыннан түбән булган гражданнар;
– 8 яшьтән өлкән балалары булган аз керемле гаиләләрдәге балалар;
– опека һәм попечительлек буенча вазифаларны бушлай нигездә башкарган, социаль куркыныч хәлдәге гаиләләр;
– ата-аналарның берсе алимент түләүдән читләшкән һәм ата-аналары “үзмәшгуль” булып торган балалар яки кризистан аеруча да зыян күргән шәхси эшкуарлык тармагындагы ата-аналарның балалары.
Әлеге төргә кергән мохтаҗ гражданнарга ике ай дәвамында дүрт тапкыр азык-төлек җыелмасы китерәчәкләр.
“Ярдәм янәшә! Помощь рядом!” республика хәрәкәте программаны тормышка ашырырга ярдәм итә, аны ТРның барлык районнарыннан волонтерлар хәрәкәте, хәйриячеләр берләштерә.
Азык-төлекне алучылар исемлеге ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан билгеләнде.
Татарстан эшкуарлары илнең бер зур кибет челтәре аркылы безнең районда 4 баласы булган гаиләләргә 104 азык-төлек җыелмасы биргәннәр.
фото: архив/Авангард
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев