Тәтешле пара-трап буенча беренче ярышларда катнашты
Россия Чемпионатында Россиянең 8 төбәгеннән 16 спортчы катнашты.
(Тәтеш, 6 сентябрь, "Тәтеш таңнары"). Спорт тарихында беренче тапкыр пара-стендка ату буенча Россия Чемпионаты Югары Ослан районында узды.
Россия Чемпионатында Россиянең 8 төбәгеннән 16 спортчы катнашты.
Ул пара-трап буенча Бөтенроссия ярышларыннан соң узды, бу кайбер рәсми паралимпия спорт төрләрендә тәртип кертү өчен беренче баскыч булды.
Чемпионат кысаларында өч комплект бүләк яулап алынды. Тәтешле Александр Сахарнов инвалидлар төрендә зур өстенлек белән җиңү яулады: тренер Виталий Вахтуров кул астында шөгыльләнүче спортчы финалда үзенең көндәшләрен узып китте.
“Хис-тойгыларны сүзләр белән генә әйтеп бирү мөмкин түгел! Мин өйдә җиңдем! Теләсә нинди спорт төрендәге кебек, тәртип, даими күнекмәләр һәм җиңүгә ихтыяр кирәк. Инвалид креслосында атуның үзәнчелеге шунда, биредә нәкъ тә менә корпусның хәрәкәте мөһим. Чөнки сәламәт кешенең басып торганда аяклары да, куллары да эшли. Безнең мөмкинлекләр чикле булып чыга. Шуның өчен дә без әзерләнәбез. Нәкъ тә әлеге Чемпионатның бик югары дәрәҗәдә әзерләнүен һәм үткәрелүен билгеләп үтәсе килә, Италиядәге гран-прида һәм башка абруйлы халыкара ярышларда катнашканнан соң чагыштырыр әйберләр бар. Барысы да бик югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Безгә туганнар һәм якыннар, тренерым Виталий Вахтуров, партнерлар һәм иганәчеләр, аерым алганда инжиниринг компаниясенең генераль директоры, якташыбыз Фиргать Вәгыйз улы Җиһаншин, Тәтешнең стендка ату мәктәбе директоры Андрей Кушагин ярдәм итте. Россия чемпионатында җиңү – ил җыелмасына юллама. Халыкара стартлар әлегә үткәрелми, әмма мин киләсе елга безнең дөнья чемпионатын һәм кубогын штурмлауга бик тә исәп тотам”, – диде Александр Сахарнов.
“Без күп шөгыльләндек, һәм ул үз җимешләрен бирде. Бу Россия чемпионаты тарихында беренчесе, һәм мин пьедесталда урын алу өчен киләчәктә көндәшлек артуына ышанам. Спортчыларның күпчелеге өчен ярышта катнашу – ул инде җиңүгә тиң! – дип билгеләп үтте Виталий Вахтуров. – Ярышлар күпчелек “ФПСС” РСОО президенты Сергей Демин инициативасы һәм катнашы ярдәмендә булды. Безгә тәрҗемәче Ольга Камардина бик ярдәм итә, ул 2015 елдан – безне озатып йөрүче”.
Әлеге Чемпионат нәтиҗәләре буенча Россиянең җыелма командасы булдырылды, ул барлык рәсми халыкара ярышларда катнашачак.
фото: Александр Сахарнов архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев