Тәтешле сорый, инфекция эләктермәс өчен нишләргә кирәк
ТР буенча Роспотребнадзор Идарәсенең Тәтеш, Буа, Апас районнары территориаль бүлеге начальнигы урынбасары Олег Мазюкин хәбәр итә.
(Тәтеш, 2 май, “Тәтеш таңнары”).
– Көннәр җылынгач без гадәттә урманга походка, дачага барырга ашкынабыз, кыштан соң җыештырып алыр өчен сарайга яки гаражга чыгабыз. Мин дә янкормада тәртип урнаштырырга булдым. Кимерүчеләр йөргән эзләрне күрмәсәм дә, ис барлыгын сиздем. Тычкан бизгәненнән битлек, перчатка саклый аламы?
Люция Камалова
– Тычкан бизгәге чирен кимерүчеләр тарата, аның үлем китереп чыгару ихтималы да бар. Тычканнар һәм күселәр тарата торган вирус бөер синдромы белән геморрагик бизгәк китереп чыгарырга сәбәпче була – әлеге чирдән дәваланмаганда ул үлемгә китерергә мөмкин, – дип сөйли ТР буенча Роспотребнадзор Идарәсенең Тәтеш, Буа, Апас районнары территориаль бүлеге начальнигы урынбасары Олег Мазюкин. – Чирне кырдагы һәм урманнардагы кимерүчеләр генә түгел, шулай ук чормаларда һәм подвалларны үз итүчеләр дә таратырга мөмкин, әгәр йорт хайванына йогышлы борча яки талпан кадалса, аңардан да йоктыру мөмкин. Тычкан бизгәге вирусы кимерүчеләрдән селәгәй, сидек, тизәк аша бүленеп чыга. Ул түбән температурада да тереклеген югалтмый, чирне тизәк калдыгындагы тузанны сулап та, зарарланган азык-төлекне, суны кулланып та йоктырырга була. Яшелчә бакчасында эшләгәч яки шәһәр яны йортын җыештыргач кулны юмыйча өстәл янына утыру да чир йоктыруга сәбәпче.
Уртача алганда вирусның үрчү вакыты 2дән 7 көнгә кадәр тәшкил итә, әмма кайбер очракларда зарарланганнан алып беренче билгеләре күренгәнчегә кадәр 1 ай вакыт уза. Бизгәкнең башлангыч вакытын еш кына грипп дип беләләр. Билгеләре: кинәт температура күтәрелә, бизгәк тота, туңдыра, баш авырта, күңел болгана, мускуллар авырта, костыра; күзләрнең лайлалы тышчасында ялкынсыну күзәтелә: күз күрүе начарлана, күз алдында “таплар”, кызыл “пәрдәләр”, яктылыктан күз авырту барлыкка килә, тәнгә кызыл вак таплар чыга. Беренче билгеләре күренгәч үк кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Чирнең клиник күренешләренең җитдилеген, катлаулылыгын исәпкә алып, авыру кешене хастаханәгә салу таләп ителә.
Бөер синдромы белән геморрагик бизгәктән саклану өчен берничә кагыйдәне үтәргә кирәк:
Дачаны, хуҗалык биналарын, гаражны, базны җыештырганда 4 катлы марлядан мамык кушылган бәйләвеч, резин перчатка кияргә.
Биналарны тиешенчә җилләтергә, өслекләрне, савытларны хлор кушылган сыеклык белән эшкәртергә.
Тычканнар ояламасын өчен иске-москы әйберләрне түгәргә.
Җыештыргач, ремонт ясагач, чүп утагач һәм башка эшләрдән соң, тукланыр алдыннан кулларны яхшылап юарга.
фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев