Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тәтешлеләр Ватан өчен көрәшкән

Тәтеш районында яшәүчеләр уртак Җиңүгә бәяләп бетергесез өлеш кертте, алар безнең өчен Ватанга чын күңелдән хезмәт итү үрнәге булып тора.

(Тәтеш, 9 май, "Тәтеш таңнары").  Унике мең ярымнан күбрәк тәтешле үзләренең якыннарын саклар өчен фронтка китеп, туган йортларыннан аерылган. 

Шулардан сигез мең ярым  кеше әйләнеп кайтмаган. 
Биш меңнән күбрәк тәтешле сугышчан орденнар һәм медальләр белән бүләкләнгән, шуның йөз дә сигезе – хатын-кызлар. 
Безнең өч йөзгә якын якташыбыз Ленинград һәм Сталинградны сак­лаган, дүрт йөздән күбрәге Курск дугасы бәрелешләрендә катнашкан, өч йөз унбере Берлинны штурмга алган.
Тәтеш җиренең сигез улына Советлар Союзы Герое дигән югары исем бирелгән: Дряничкин Михаил Ефимович, Елисеев Михаил Григорьевич, Иванов Петр Артемьевич, Иванов Николай Петрович, Родионов Петр Зиновьевич, Рыжов Михаил Георгиевич, Староверов Яков Петрович, Ханжин Павел Семенович.
Биш тәтешле Дан Ордены­ның тулы кавалерлары булды: Дегтев Сергей Сергеевич, Зотов Николай Иванович, Малкин Петр Иванович, Сафонов Гавриил Васильевич, Садовников Григорий ­Данилович.

Еракта калган сугышның һәр сугышчысы безнең хәтердә – батыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев