Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тәтешнең шахмат мәктәбенә быел 25 ел тулды

Безнең шахмат мәктәбе чирек гасыр эшләү дәвамында шахмат һәм шашка буенча 33 спорт мастеры кандидаты, 65 беренче разрядлы һәм гаять күп санда күмәк разрядлардагы спортчылар әзерләгән. Бүгенге көндә районның сигез тренер-укытучысы җитәкчелегендә 180 укучы өйрәнүгә җәлеп ителгән.

(Тәтеш, 8 ноябрь, “Тәтеш таңнары”). Редакциябезгә хезмәт ветераны, Казанның Нәҗметдинов исемендәге шахмат мәктәбе филиалының иҗтимагый совет әгъзасы Фарук Нәфиев мәктәпнең оешкан вакыты турындагы үзенең хатирәләре белән уртаклашырга килде.

“Әйдәгез патшалык булдырыйк”
“Чирек гасыр элек ике җитәкче – Тәтешнең юл идарәсе начальнигы Мөбин Әхмәтов белән төзелеп килүче 1нче мәктәп директоры Александр Самаркин шул чактагы район башлыгы ­Марат Галимҗан улы Фазлыевның эш бүл­мәсе ишеген ышанычлы итеп ачып кергәннәр, – дип сөйли Фарук Арифулла улы, һәм керүгә үк мөрәҗәгать иткәннәр:

–      Марат Галимҗанович, әйдә­гез Тәтештә патшалык булдырыйк.

–     Тагын нинди патшалык ин­де? Кайдан килгән безгә ­тылсымчылар?

–     Бездәге шахмат һәм шашка яратучыларга акыл уеннары белән шөгыльләнер өчен урын юк, ә шәһәр үзәгенең Пушкин урамындагы башлангыч мәктәптә бина бушады, ул теләге булган һәркемне сыйдыра ала. 

Инициативалы кешеләрне хөрмәт итүче һәм бәяләүче Марат Галимҗан улы әлеге тәкъдимне хуплаган. Һәм аннары оештыру мәсьәләләре турында өч сәгать буе сөйләшү барган. Мөбин Корбан улы иганә яр­дәме күрсәтергә вәгъдә бир­гән, алар шулай ук Казан­га мөрәҗәгать иткәннәр, Татар­станның Дәүләт спорт комите­ты ярдәмендә Казанның Нәҗмет­динов исе­мендәге шахмат мәктәбенең республикада бердәнбер филиалын булдырырга карар иткәннәр.

Педагог, шахмат һәм шашка буенча спорт мастеры кандидаты Александр Самаркинны Тәтешнең шахмат мәктәбе директоры итеп билгеләп куйдылар, шулай ук спорт мастеры кандидаты Мөбин Әхмәтов иҗтимагый советка җитәкчелек итте.

Спортчыларның осталыгы үсеш ала
Мәктәптә акрынлап тәҗ­рибәле педагоглардан торган иҗат коллективы барлыкка килде. Алар уен нигезләрен өйрәнү буенча дәресләр уздырдылар, аннары шәһәр, район күләмендә ярышлар оештыра башладылар. Борынгы уенны яратучылар озак­ламый рес­публика дәрәҗәсенә чыктылар. 

Мәктәпкә йөрүчеләрнең саны артты. Якшәмбе көннәрендә сыйныф бүлмәләре мәктәп укучылары, яшьләр һәм хезмәт ветераннары белән тулды. Рөстәм Арифуллин, Валентина Козлова, Юрий Мышев, Александр Никишин, Анатолий Неткасов, Игорь Лашманов, Николай Солодовников, Рашат Сафьянов, Раушан Зәйналов, Виктор Гордеев, В. ­Гарифуллин кебек тәҗрибәле тренерлар ярдәмендә шәһәр һәм Олы Тархан, Олы Шәмәк, Олы Тормы, Зур Әтрәч, Алабирде, Бессоново авыллары мәктәпләрендәге укучылар да уенны өйрәнүгә җәлеп ителделәр.

Вакытлар узу белән спортчы­ларның осталыгы артты, алар­ның район һәм республикадагы ярышларда катнашуы, күрше районнарның шахмат сөючеләре белән очрашулары матур гадәткә әйләнде. Район башлыгы, “Авангард” гәҗите, шәхси эшкуарлар призына беренчелек һәм чем­пионатлар үткәрелде.

Шәкертләренең казанышлары белән горурланалар
Филиал зурая, татар мәк­тә­­бендә, кадет мәктәп-интер­на­тында спортчылар әзерләү буенча төркемнәр ачыла. Наталья Юдина, Илдар Гыймадиев, Александр Чалышев, Алексей Похлебкин тренерлар составын тулыландырды.

Бездә шахмат һәм ­шашка уйнау­чы тулы бер төр­кемдәге сәләтле кешеләр артты. Мисалга, шахматчылар Марсель Әхмәтов, Булат Фәйзуллов, Александр Никишин, Александр Ясинский, Николай Артемь­ев, Ольга Никишина, Екатерина Иванова, Анастасия Лашманова, Рөстәм Халитов; шашкачылар Дамир Бәйрәмов, Гөлнара Гыйльметдинова, Булат Сәлахетдинов, Илфат Сәлахетдинов, Наил Рәфыйков, Радик Хәйруллин, Олег Егоров, Александр Фурась­ев, Анастасия Янышева, Никита Татаркин спорт мастеры кандидатлары, респуб­лика һәм халыкара ярышларда җиңүчеләр.

Матур гадәтләр дәвам итсен
Мин мәктәпкә акыл уеннарын күптәннән яратучы, филиалның иҗтимагый совет әгъзасы, спорт мастеры кандидаты буларак бик теләп киләм, – ди Фарук Нәфиев. – Илле елдан артык эш стажы булган педагог, сәләтле оештыручы, ТРның атказанган тренеры, шахмат һәм шашка буенча спорт мастеры кандидаты Александр Георгиевич Самаркин аны булдыруда күп көч, тырышлык куйды. Тәҗрибәле җитәкче, үз эшенең остасы мәктәп оешуның юбилейлы елында лаеклы ялга китә һәм идарә итү эшчәнлеген яшь буынга тапшырып калдыра. Матур гадәтләр дәвам итсен, ә мәктәптә шәкертләрнең саны артып торсын иде”.

Рәсемдә: Тәтештәге “Барс” спорт комплексында шахмат буенча турнир бара, 2014 ел./ФОТОЛАР “ТӘТЕШ ТАҢНАРЫ” АРХИВЫННАН


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев