Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тәтештә Исхак Казаков турында сөйләштеләр

Тәтештә үткән шимбәдә эшлекле төркем катнашында “Тәтеш ­тарихында якты эз калдырган шәхесләр – Казаковлар нәселе” темасына күчмә утырыш булды.

(Тәтеш, 24 ноябрь, “Тәтеш таңнары”, Сәния Сәмигуллина). Район ­башлыгы Рәмис Сафиуллов җи­тәкчелегендә үткән эшлекле утырышта  “Безнең мирас” жур­налының баш мөхәррире Ләбиб Лерон, тарих фәннәре докторы, академик Индус Таһиров һәм башкалар катнашты.

Делегация иң элек Тәтеш шәһәренең үзәк мәчетендә пленар утырышта булды. Очрашу барышында районның имам-мөхтәсибе Инсаф хәзрәт Җәләлетдинов мә­хәлләләрнең эшчәнлеге хакында сөйләп, районыбызда төрле милләтләрнең, конфессияләрнең дус-тату булып яшәүләрен һәм бердәм чаралар оештырылуын билгеләп үтте. 

– Тәтеш районы тарихи урыннарга, күренекле кешеләргә бай, – диде район башлыгы Рәмис Сафиуллов түгәрәк өстәл кысаларында барган әңгәмәдә. – Тәтештә һәм районыбыз авылларында музейлар бик уңышлы эшләп килә. Аларда бай материаллар, кыйммәтле тарихи мәгълүматлар, борынгы тормыш-көнкүреш әйберләре тупланган. 

Ләбиб Лерон Тәтеш төбә­геннән чыккан күре­некле ке­шеләр турында җентекләп бәян итте, аеруча да Исхак Казаков, аларның нәселләре хакында тирән эчтәлекле итеп сөйләде. 

– Тәтеш белән бәйле танылган шәхесләрнең истәлеген мәңгеләштерү юнәлешендәге эшләрне бергәләп башкарып чыга алсак, бик әйбәт булыр иде, – диде үзенең чыгышында Ләбиб Лерон улы.

Район башлыгы Рәмис Сафиуллов әлеге тәкъдимне хуплады.

– Без тарихи биналарның тышкы торышын саклап калырга тырышабыз. Андый ­архитектура корылмалары – шәһәребезнең бизәге, – диде Рәмис Хатыйп улы.
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Югары мөселман мәдрәсәсе ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин чараны югары дәрәҗәдә оештырган һәм кунакчыл кабул иткән өчен район җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.  

Күчмә утырыш барышында мәртәбәле кунаклар үзләренең тәэсирләре, уй-фикерләре, төрле тәкъдимнәре белән уртаклаштылар һәм соңыннан шәһәребезнең истәлекле урыннарына, музейларга сәяхәт ясап, аның гүзәллеге белән хозурландылар.

 

Исхак Мостафа улы Казаков – сәясәт эшлеклесе, педагог, журналист.
Ул 1876 елда Казанда күп балалы гаиләдә туган. Казандагы татар укытучылары мәктәбен тәмамлап, 1897 елдан педагогия эшчәнлеген башлап җибәргән. 1900 елда хатыны Нәфисә белән Тәтешкә килгән һәм рус-татар мәктәбенә җитәкчелек иткән. 1911 елда революция эшчәнлеге өчен кулга алынган. 1917 елда Тәтешкә, элек эшләгән урынына кайткан. 

1918-1919 елларда  Үзәк мөселман комиссариаты баш коллегиясе әгъзасы, “Тәтеш хакыйкате” (хәзерге “Тәтеш таңнары”/“Авангард”) газетасы мөхәррире булган.
1921-1923 елларда – ҮСК Президиумы һәм ТАССРның Халык Комиссарлары Советы рәисе урынбасары.
1937 елда – репрессияләнгән, 1939 елның 16 октябрендә төрмәдә вафат булган. Вафатыннан соң акланган. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев