Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тәтештә профилактика мөһим

Экстремизм һәм террор илнең илкүләм имин­легенә бүгенге көндә чын-чынлап куркыныч тудыра, шуңа күрә аларга каршы тору – иң мөһим бурычларның берсе.

(Тәтеш, 16 февраль, “Тәтеш таңнары”).  Тәтештә  район­ баш­­лы­гы  Рәмис ­Сафиуллов рәислегендә террорга каршы комиссия утырышы булды.

Экстремизм һәм террор илнең илкүләм имин­легенә бүгенге көндә чын-чынлап куркыныч тудыра, шуңа күрә аларга каршы тору – иң мөһим бурычларның берсе.
Утырыш кысаларында Тәтеш районының эчке эшләр бүлеге начальнигы Алексей Витин террор янау­ларына каршы торуның нәтиҗәлелеген арттыру чаралары турындагы доклад белән чыгыш ясады.

– Безнең районда экстремизм буенча рәсми исәптә шартлы рәвештә хөкем ителгәннәр һәм  район территориясендә, башка торак пунктларда, башка дәүләттә яшәүче гражданнар тора. Эзләүдә булучылар һәм иректән мәхрүм ителү урыннарында хөкем җәзасын үтәүчеләр дә бар, – дип билгеләп үтте ­Алексей ­Сергеевич.

Ул шулай ук мәгариф учреждениеләре җитәк­челәренә соңгы ­вакытта Татарстанда, мәктәпләргә янәсе дә мина ­куелуы турындагы шалты­ратулар­ның ­ешаюына бәйле уяу булырга ки­ңәш итте. Ачык­лау нәти­җәләре буенча, шалтыратулар күрше дәүләттә яшәүчеләрдән килә икән.

Район ­башкарма коми­теты­ның яшьләр эш­лә­ре һәм спорт ­бү­­леге начальнигы Сер­гей Павлушин ­­деструктив төркемнәргә язылучыларның социаль челтәрләрдәге ­мо­ниторингы турында сөйләде.

– “Форпост” үзәге хезмәткәрләре тарафыннан яшьләр арасында деструктив төркемнәрне ачыклау буенча Интернет челтәре мониторингы һәрдаим алып барыла. Әлеге эш барышында социаль челтәрләрдә 172 кешенең (шуларның 19ы – кызлар) 42 деструктив төркеме табылды. Тәтештәге балигълык яшендә булмаган балалар арасында әлеге төркемнәргә язылучылар ачыкланмады, – дип хәбәр итте Сергей Александрович.
Район башкарма коми­тетының мәгариф бүлеге начальнигы Гөлнара ­Кирилина мәгариф оешмаларында белем бирү мохите һәм укучыларның үз-үзен тотышында дес­труктив иминлекне мониторинглау нәтиҗәләре буенча ачык­ланган  психологик куркыныч төркемгә керүче балалар белән профилактик эшнең торышы һәм аларны камилләштерү чаралары, шулай ук аларда райондагы җаваплы затларның, педагог-психо­логларның катнашуы ­турында ­сөй­ләде.

– Террорчылык һәм экстремизм янауларын кисәтүне профилактикалау мәсьәләсенә зур игътибар бүлеп бирергә кирәк. Балалар һәм яшүсмерләр белән җитди эшләү таләп ителә, чөнки нәкъ тә алар­ның ныгып җитмәгән психикасы еш кына йогынтыга бирелүчәнлеккә дучар була, – диде район ­башлыгы Рәмис Сафиуллов утырышка ­йомгак ясап. 
фото: архив/Аванград

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев