Уңай якка үзгәрергә беркайчан да соң түгел – теләгең генә булсын
Без өлкән инспектор – эчке хезмәтләр капитаны Елена Михайлова белән районның җинаять-башкарма инспекциясе эше хакында сөйләштек.
(Тәтеш, 12 март, “Тәтеш таңнары", Мәдинә Ибәтуллина әңгәмәсе. Фото: “Авангард” архивыннан).
– Елена Маратовна, сезнең инспекция нәрсә белән шөгыльләнә?
– Биредәге хезмәткәрләрнең төп максаты хөкем ителүчеләр, исәптә торучылар тарафыннан икенче тапкыр җинаятьләр һәм хокук бозулар кылуга юл куймау булып тора.
Вазифалар даирәсе киң: шартлы хөкем ителүчеләргә эшкә урнашканда ярдәм күрсәтәбез, аларның көнкүреше һәм тормыш яшәеше артыннан күзәтәбез.
Гомумгражданлык нормаларын үтәүгә юнәлдереп, алар белән профилактик әңгәмәләр алып барабыз.
Бүгенге көн торышы буенча инспекциядә җәмгыятьтән изоляцияләнмәгән рәвештә 70 хөкем ителүче исәптә тора.
Узган елны районның 161 кешесе суд тарафыннан билгеләнгән йөкләмәләрне үтәмәгән өчен исәп аша узды, филиал хезмәткәрләре тарафыннан 60 кисәтү һәм рәсми искәртү чыгарылды. Алты кеше җәзаны ирегеннән мәхрүм итүгә алыштыруны алды.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы бүлеге белән профилактик һәм тәрбия эшләре тыгыз хезмәттәшлектә, үзара ярдәмләшеп үткәрелә.
– Хатын-кызга әлеге һөнәрдә эшләү авыр түгелме, чөнки аны аеруча да ир-егетләрнеке дип санау кабул ителгән?
– Мин җинаять-башкарма системасында ун елдан бирле хезмәт итәм, ә нәкъ тә менә инспекциядә – икенче ел.
Хезмәт, шәхсән минем өчен, бу көндәлек эш, хөкем ителүчеләр белән эшләү үз эченә берникадәр эшчәнлекнең үзенчәлекле төрләрен ала.
Хөкем ителүчеләр өчен хезмәткәрләр, бары тик “хәрби киемдәге кешеләр” генә түгел, шулай ук психологлар да, үзенә күрә бер киңәшчеләр дә, без күп сорауларга җавапларны белергә тиеш.
Махсус контингент белән эшләүне үзара ихтирамга һәм аңлауга кору бик мөһим. Без канунның һәм аның таләпләренең һәркем өчен, хөкем ителүчеләргә, иректән мәхрүм итү урыныннан кайтучыларга да бер булуын аңлатырга, кешегә азат ителгәндә һәм тормышында алга таба ярдәм итәргә, җинаять кылучыга – аның гамәлләренең хокукка каршы икәнлеген аңлатырга, төзәлү юлына, законны үтәүгә юнәлтергә тиеш.
Мин хезмәт иткән барлык вакыт эчендә үземнең әлеге һөнәрне сайлавыма бер тапкыр да үкенмәдем, үзебезнең хезмәт белән без ялгыш адым ясаган кешеләргә ярдәм итәбез, канунны һәм җәмгыятьтә тәртипне бозмаска күндерәбез.
Мин һәрбер хөкем ителүченең уңай якка төзәлүенә ышанам, дәүләт җәмгыятьтән изоляцияләмичә хезмәткә җәлеп итү ярдәме белән мөмкинлекләрне күз уңында тотып, гражданнар турында кайгырта.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев