Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Көн темасы

Уңышны җыеп алуда иң яхшыларны билгелиячәкләр

“Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының иң яхшы комбайнчысы” республика бәйгесе старт алды.

 (Тәтеш, 8 август, "Тәтеш таңнары"). “Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының иң яхшы комбайнчысы” республика бәйгесе старт алды.

Быел ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының бәйге комиссиясе ТРда иң күп иген суктыру һәм иң күп мәйданда уру күрсәткечләре буенча республика һәм район дәрәҗәләрендәге 500 җиңүчене билгелия­чәк.

Иген уңышын җыюда иң зур нәтиҗәләргә ирешкән 280 комбайнчы 60 мең сум күләмендә премия белән бүләкләнәчәк (үткәрелгән ярышның нәтиҗәлелеге өчен җитештерүчәнлек нигезендә техника 4 төркемгә бүленгән).

Уручылар төркеме буенча иң күп мәйдан урган 20 механизатор шулай ук 60 мең сум күләмендә премия алачак.

Шулай ук бәйге йомгаклары буенча районнарда 200 иң яхшы комбайнчы 35шәр мең сум премия алачак.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев