Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Вакансияләр бар

Хезмәткә урнашырга теләүчеләр эш бирүчеләр белән турыдан-туры аралаша һәм алдан әңгәмә кора ала торган чаралар Тәтештә елга берничә тапкыр традицион рәвештә уза.

(Тәтеш, 23 ноябрь, "Тәтеш таңнары, Елена Калашникова (автор фотосы)). Районыбызда яшәүчеләр өчен эшкә урнашу бүгенге көндә көнүзәк мәсьәлә булып кала: вакансияләр ярминкәсе – аны чишүнең бер юлы. 

“Районыбызның халык мәшгульлеге үзәгендә 25 яшьтән алып утыз ике кеше исәптә тора. Шуның унысы автомәктәптә укулар уза, 31 кеше бер ел эчендә чәчтараш, маникюр һәм стилист һөнәрен үзләштерде. Үткән ел белән чагыштырганда эшсезләр саны кимеде”, – дип билгеләп үтте халыкның мәшгульлек үзәге директоры Сергей Цветков.  

Өстәвенә, өч яшькә кадәрге баласын тәрбия­ләү ялында булган биш хатын-кыз һәм пенсия яшенә җитеп килүче утыз кеше яңа һөнәр алган. Чарада 14 предприятие һәм оешма катнашты, аларга иминиятләштерү агентлары, төрле эшчеләр, сатучылар, шоферлар, телеоператорлар, механиклар, пыяла кисүчеләр һәм төргәкләүчеләр, башка белгечләр таләп ителә. Күп очракларда минималь хезмәт хакы 20 мең сумнан алып тәшкил итә. Дөрес, вакансияләр булуга да карамастан, барысы да алардан файдаланырга ашыкмый. “Безгә иминиятләштерү агентлары кирәк, авыл җирлекләрендә һәм шәһәрдә буш участоклар бар. Хезмәт хакы эш башыннан түләнә, кайбер белгечләребез айга 60 меңгә кадәр ала, барысы да эшләп алынган клиент базасыннан тора. Өстәвенә без өйдә торып эшләү төрен дә тәкъдим итәбез. Ләкин эш эзләүчеләрнең күбесе тәкъдимнәрдән баш тарта, “күп йөрергә кирәк” диләр”, – дип билгеләп үтте иминиятләштерү агенты җитәкчесе Лариса Ильина.

Ниязның белеме – инженер. Ул Казандагы предприятиеләрнең берсендә җайланмалар көйләп торучы булып эшләгән, ләкин кыскартуга эләккән. Эш эзләп вакансияләр ярминкәсенә килгән, тәкъдимнәрне озак өйрәнгән, әмма, аның әйтүенчә, үзе теләгән буенча бернәрсә дә тапмаган.

Сергейга 24 яшь, компьютер технологиясе белән бәйле эш эзли. “Вакансияләрнең берсе мин шөгыльләнергә теләгәннәргә туры килә. Эш бирүче бу атнада килергә һәм аралашырга тәкъдим итте”, – дип уртаклашты ул.

Вакансияләр ярминкәсенә 60тан күбрәк кеше килде,  аларның кайберләренә предприятие­ләрнең вакантлы урыннарына алга таба эшкә урнашу өчен юллама бирелде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев