Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Көн темасы

Вакцина – мөһим

Профилактик прививка – кеше сәламәтлеген саклау һәм ныгыту өчен күрелә торган мөһим чараларның берсе.

(Тәтеш, 3 май,  “Тәтеш таңнары”).

– Балачакта алынган прививкалар, күпчелек очракта, аерым инфекцияләргә каршы иммунитетның нигезен тәшкил итә, – дип билгеләп үтә Тәтеш үзәк район хас­таханәсе баш табибының эпидемиология мәсьәләләре буенча урынбасары Алмаз Юнысов. – Әмма бер генә вакцина да кеше чирләмәсенгә йөз процент гарантия бирә алмый. Хәер, прививка ясаткан кешеләр бик сирәк авырый, моның белән беррәттән вакциналарның күбесе бил­-
геле бер вакыт узгач сәла­мәтлекне ныгыта торган прививкалар ясатуны таләп итә, чөнки вакытлар узу белән иммунитет какшый һәм организмны тиешенчә саклый алмаячак.  

Прививкадан соң темпе­ратура 38 градуска кадәр күтәрелгәндә бернинди дә дәвалау таләп ителми. Әгәр температура 38 градустан да югарырак булса, дарулар кулланырга кирәк, аларны белгеч билгеләячәк. Балалар прививкасына килгәндә, теләсә нинди прививка алдыннан табиб баланы карый һәм аны ясау  турындагы мәсьәләне хәл итә. Хроник чирләр булганда яки кискенләшкәндә прививка ясамыйлар, аны сәламәтләнеп җиткәнчегә яки ремиссиягә кадәр кичектереп торалар. Әмма, әгәр инфекция куркынычы зур икән (мәсәлән, авыру белән элемтәгә кергәннән соң), ул чакта кайбер вакциналарны кискен яки хро­ник авыруларның бераз билгеләре күренгәндә ясатырга мөмкин. Вакцинаны билгеләү һәм аның нәти­җәләре өчен, прививканы билгеләгән табиб җаваплы. 

Белгеч әйтүенчә, бер көн­дә берничә вакцина ясату куркыныч түгел, әгәр бу вакциналар бер-берсе белән туры килсә, һәм аларның билгеләнеше прививкалар календарена тәңгәл килгән очракта, нәтиҗәдә берьюлы берничә чирдән иммунитет барлыкка килә. Прививка ясатыр алдыннан баланы авыручылар белән элемтәдә булудан саклау зарур. Ризыктан аллергия булган очракта диетаны, прививкадан соң 5-7 көн эчендә шундый ук тәртипне төгәл үтәргә кирәк.

–  Прививка ясатуны һәр кеше үзе хәл итә, әмма ата-аналар, прививка ясатудан баш тарткан очракта, үз балаларын сәламәтлектән мәхрүм итүләре турында белергә тиеш. Хәзерге заман медицинасы әлегә, вакцина ясатудан тыш, йогышлы авыруларны профилактикалау­ның нәтиҗәлерәк чарасына ия түгел, – дип билгеләп үтә Алмаз Фәрит улы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев