Вахитов урамы: үткәнгә сәяхәт
Вахитов – шәһәребезнең борынгы урамнарының берсе.
(Тәтеш, 8 октябрь, “Тәтеш таңнары”, Елена Калашникова).Вахитов – шәһәребезнең борынгы урамнарының берсе. Шәһәрле Милица Иванова аның тарихыннан фактларны берәмтекләп җыя: кайбер вакыйгалар аның хәтерендә саклана, мәгълүматларның бер өлешен архивлардан таба.
Милица Николаевна белән без халык телендә Вахитов бакчасы дип йөртелгән кечкенә скверда очраштык. Нигә хәзер шулаймы? Чөнки архив мәгълүматлары буенча, элек ул Яр буе дип аталган һәм йортларның исәбе хәзерге Идел буе урамыннан башланган булган.
– Яр буеның исеме Вахитов дип үзгәртелгәч, моны бары тик Октябрь революциясеннән соң гына шулай эшләгәннәр дип фаразларга мөмкин. Вахитов бакчасы урынында агач мәчет бар иде. Шуңа күрә аның янындагы чокыр берничә дистә ел элек Мәчет урыны дип атап йөртелде. Өлкәннәр әйтүенчә, мәчет сәүдәгәрләр акчасына төзелгән. Биредән иске пристаньга төшү юлы булган, – дип сөйли Милица Николаевна. – Кешеләрнең ярга китерелгән бүрәнәләрне ташуларын хәтерлим әле. Озын элмәкләр белән бүрәнәләре эләктереп алалар да, аннары аларны ярда киптереп, тауга күтәрәләр һәм шулардан йортлар төзиләр иде.
Вахитовта ул, урам башындагы йортта, 1961 елдан бирле яши, анда яшәргә аның әнисе алты яшь баласы белән фатирдан күченгән.
– Кышын күчендек, әйберләрне ат белән ташыдык. Урамдагы йортлар күбесенчә муниципаль иде, һәм аларда еш кына ике гаилә яшәде. Күршебезнең керосин лампасы бирүен хәтерлим әле. Электр төнгә сәгать 11гә кадәр була һәм аны иртәнге якта гына кабызалар иде. Шуңа күрә һәркемнең керосин лампасы бар иде, – дип искә ала Милица Николаевна. – Һәр йортта балалар бар иде. Безнең урам башында яшәүчеләрдә генә дә утыз кеше яшәде. Зеленхоз (автор искәрмәсе – “Тәтеш “МПП” МУП) урынында – ясле, ә аңа кадәр подвалда кибет бар иде. Анда ак он сатуларын сөйли иде әни.
Вахитов бакчасы
Милица Николаевнага архив документларында 1961 елда Вахитов урамына балалар мәйданчыгы ясарга дигән карар кабул ителүен табу насыйп булган. Ул шәһәрдәге 1нче сигезьеллык мәктәпнең өлкән сыйныф укучыларының агачлар утыртуын, ә халыкта Вахитов бакчасы дип аталган мәйданчыкны агач койма белән әйләндереп алуларын, дүрт яктан капка ясауларын хәтерли.
– Без, мәктәп укучылары, әлеге бакчага йөрдек, сукмакларны чистарттык, каеннар утырттык. Янәшәдә Гали бабай яшәде, ул безне бакчага кертми иде. Аннары гына мин анда изге урын икәнлеген, чөнки монда мәчет булганлыгын төшендем. Укытучы Анна Николаевна Землянская җитәкчелегендә без бакчага ком сиптек, чүп үләннәрен йолыктык. Безнең кулларда хәтта “Яшел патруль” дип язылган бәйләвеч тә бар иде. Соңрак бакчага теннис өстәле, борыслар куелды. Уен өчен мәйданчык та салынды. Ләкин аларда беркем дә уйнамады. Бакчада һәрчак сандугачлар сайрады, – ди Милица Николаевна.
Урам кешеләре
Аның әйтүенчә, Вахитов урамындагы һәр йортта диярлек Бөек Ватан сугышында катнашучылар яшәгән. Милица Николаевна үзенчәлекле материал туплап, аларның биографик белешмәләре язылган брошюра бастырган. Хәзерге вакытта исемлектә 27 фамилия бар, ләкин бу соңгы мәгълүмат түгел әле.
– Безнең урамда балалар йортлары хезмәткәрләре Тюльматов, Землянский, Гафарова, табиблар: Кременская, Кондаков, Гелен, Перунова, район мәдәният йорты директоры Ашмарин яшәде. Укытучылар: Гафаровлар, Землянский, Родионовлар, Кременский, Хрисановлар династиясе гомер итте. Рәссамнар Куприянов, Кузнецова, Ванюхин, Гафаров бар иде, – дип исәпләп үтә Милица Николаевна. – Безнең балачакта абруйлы кешеләр күп иде. Шамил Мөхәммәтҗанов ни генә тора, ул – милициядә, аннары янгын сүндерү каравылында эшләде, Алим Гобәйдуллин хәрби комиссариатта хезмәт куйды. Алар урамнан узганда, без туктап кала идек. Тышта һәрвакытта җанлы музыка ишетелеп торды. Йортларның берсендә Мәрьям Курамшина яшәде, ул студентларны фатирга кертте. Аларның күбесе баянда уйнады. Хәсәновлар йортында баян тавышы тынып тормады. Нефедовларда пианино бар иде. Степа абый Трутнев баяныннан аерылмады да. Без җыр-моң астында яшәдек.
Төрле йөзлекләр, ябылмалы капкачлы кечерәк тәрәзәләр белән эшләнгән йортлар үткәндә кала. Алар урынына мәһабәт, уңайлы һәм заманча кирпеч йортлар төзелә, ә иске агач ызбалар үз тарихларын яшәеш юклыгына алып китәләр. Әмма Милица Николаевна Вахитов урамында яшәүчеләр турында тагын бик күп кызыклы нәрсәләр сөйләргә вәгъдә итте. Шуңа күрә дәвамы бар...
Язмада бастырылган мәгълүматлар Тәтештә яшәүче Милица Иванова сөйләгәннәрдән язып алынды.
фото: Мөхәммәтҗәновлар гаилә архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев