Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Көн темасы

Велосипед йөреше уздырганнар

Гражданнарны яклау көллияте укытучылары Игорь Мамкин белән Фәнис Гомәров ТАССРның 100 еллыгы һәм Россиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 30 еллыгы уңаеннан 130 чакрым ераклыкка велосипед йөреше уздырганнар.

 (Тәтеш, 28 август, "Тәтеш таңнары")  Педагогларга беренче 60 чакрым ераклыкта яңгыр һәм каршы искән җил “юлдаш” булган, ә озакка сузылган сөзәк үрләр шактый физик һәм рухи көч куюны таләп иткән. “25тән алып 37 чакрымга кадәрге ара миңа аеруча да кыен булды. Анализ моның юлга чыгар алдыннан тукланганда ялгышлыклар булу сәбәпле көч-кодрәтнең җитешмәвен күрсәтте. Игорь Геннадьевич булышлыгы ярдәмендә миңа беренче “туклану пунктына” – Олы Тархандагы азык-төлек кибетенә барып җитү насыйп булды”, – ди Фәнис Гомәров.

Беренче санлы Буа зона эзләү-коткару отряды икенче “туклану пункты” булган. Андагы
хезмәткәрләр спортчылар-велосипедчыларны сөенеп каршылаган, баллы чәй белән сыйлаган.
“Хәрәкәт итүне дәвам итәргә җыенганда минем велосипедның арттагы тәгәрмәче тишелгәнлеген күрдек. Шулай да Игорь Геннадьевичның бай тормыш тәҗрибәсе һәм осталыгы белән әлеге мәшәкатьне хәл иттек: аңарда ремонтлау комплекты барлыгы
ачыкланды, – дип уртаклаша Фәнис Рамил улы. – Финиш инде күптән көтелгән канәгатьлек хисләре һәм үзебез өчен горурлану тойгылары бүләк итте!”

фото: Игорь Мамкин фотоархивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев