Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Выселка, Березовка һәм савыттагы әтәч турында

Чинчурино – борынгы рус авылы, аның хакында беренче тапкыр 1618-1619 еллар датасы белән телгә алынган.

(Тәтеш, 18 октябрь, "Тәтеш таңнары", Елена Калашникова, автор фотосы).  Октябрь аеның җылы көне. Юл буендагы тирәкләр алтын төс алган, зәңгәр күктә – болытның әсәрәте дә юк, шуңа күрә көзге кояш үзенә бер төрле итеп җылыта, әйтерсең лә бар көчен кышкы суыклар алдыннан биреп калдырырга тырыша. Юлның соры өслеге безне Чинчуринога китереп җиткерә, анда без тын урамнарның берсендә очраклы гына Надежда Ванюхина белән очрашабыз.

“Сез Приказчиковларга керегез, алар авыл турында күп нәрсәләр сөйли ала”, – ди ул, безнең гәҗит хәбәрчеләре икәнлегебезне белеп. Бик  сөенеп ризалашабыз һәм Надежда Михайловна озатып йөрүендә Чинчуриноның өлкән кешеләре янына кунакка юнәләбез. Юлда барганда яңа танышыбызның җирле мәктәптә озак еллар укытучы булып эшләвен, ире белән күптән түгел бергә яшәүләренең ярты гасырлык юбилейларын билгеләп үтүләрен беләбез. Аларны район башлыгы Рәмис Сафиуллов, Нармонка җирлеге башлыгы Тәлгать Хәкимов  котларга килүен ул горурланып сөйли.

Менә Приказчиковларның бүрәнәдән салынган йортлары да күренә, капка янындагы эскәмиядә кепкасын күзенә төшереп кигән хуҗа – Михаил Васильевич утыра. Саф һава суларга чыккан. Надежда Михайловна безнең белән таныштыра, һәм инде барыбыз бергә капкадан киң ишегалдына  керәбез. Әңгәмә корабыз, ул да түгел хуҗабикә Надежда Григорьевна да безгә кушыла. Ир белән хатын сиксәнне узган, бергә алтмыш ел гомер кичергәннәр, өстәвенә әле туганнан алып бер урамда яшәгәннәр. Авылда элек сигез йөз йорт хуҗалыгы һәм сабыйларның бик күп булуын искә алалар. “Колхозда көч түктек. Хезмәт хакы кечкенә иде, хезмәт көненә эшләдек. Чөгендерне җыеп алгач, звено белән бәйрәм иттек. Өстәлгә һәркем нинди дә булса ризык алып килә, һәм аш савытында һәрчак әтәч пешерәләр иде”, – дип уртаклаша алар һәм күңел хатирәләрен бушатуны дәвам итәләр. “Авылда алты җил тегермәне эшләде, ярма ярдырды. Ә чүлмәкче-һөнәрчеләр, балта осталары нинди иде! Итек басучылар җирлектәгеләр өчен дә, тирә-юньнән килүчеләр өчен дә итек бас­тылар. Ә 1968 елда Чинчуринодан берьюлы кырык гаилә Түбән Камага китте”, – дип берөзлексез сөйлиләр Надежда Михайловна белән Приказчиковлар.

Чинчурино күп кенә кечкенә торак пунктлар кебек, территорияләргә бүленгән, аларның атамалары бары тик җирле яшәүчеләргә генә билгеле: Выселка, Грязновка, Плюхавка, Сөйки, Бесштановка, Березовка. Авылда яшәүчеләр арасындагы сөйләм телендә дә кайбер үзенчәлекләр бар: алар бер-берләрен рәсми фамилияләре буенча түгел, ә “халыкча” итеп йөртә. Шулай итеп, мисалга, Зинягиннарны – Аксеновлар, Приказчиковларны – Иванчевлар дип. 70нче еллар уртасында  авыл чиркәвен җимерүләре әңгәмәдәшләремнең күңеленә аеруча да уелып калган. “Гыйбадаханә агачтан ясалган иде. Аны алты трактор җимерде – төрле яклап тарттырырга теләделәр, әмма бу эшне озак булдыра алмадылар, югыйсә аны кадаксыз төзесәләр дә. Ул чакта халык җыелды, хатын-кызлар елады. Хачларны җирле яшәүчеләр алды, ә кыңгыравын чаң сугар өчен элеп куйдылар, аннары ул билгесез рәвештә югалды. Чиркәү торган урыннан ерак түгел юл сала башлагач, җәсәдләр табылды, аннары шунда хач куйдылар. Дин әһелләрен бит элек чиркәү ишегалдына җирләгәннәр”, – дип сөйли алар.

Аралашкан арада вакыт та сизелми уза, кояш та офыкка якынлашканнан якынлаша, ак кәүсәле каеннарның күләгәләре озыная бара. Сау­буллашабыз һәм авыллар тормышында яңа тарихны эзләр өчен юлга кузгалабыз. 
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев