Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Көн темасы

WorldSkills чемпионатының 5,5 мең катнашучысы Универсиада авылында яшиячәк

Универсиада авылында кунакларны каршы алыр алдыннан барлык корпусларда да ремонт эшләре бара.

(Казан, 3 июль, «Татар-информ», Екатерина Гусева). WorldSkills чемпионатын үткәрү вакытында Универсиада авылы территориясендә 5,5 меңнән артык кеше яшәп торачак. Бу турыда «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» оешмасы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Кампуска 1 августта урнаша башлаячаклар, кунакларның күбесе 15 һәм 16 августта килә. 

Универсиада авылында ярыш кунакларын каршы алыр алдыннан барлык корпусларда да ремонт эшләре бара. WorldSkills International таләпләре нигезендә төп клиент төркемнәре өчен бер урынлы һәм ике урынлы бүлмәләр биреләчәк. Шулай итеп, чемпионат өчен 3,9 меңнән артык номер әзерләнәчәк.

Департаментта билгеләп үтелгәнчә, кампусның үсеш алган инфраструктурасы барлык катнашучыларга да авыл территориясеннән читкә чыкмыйча кибетләр, кафе, почта, ателье, кер юу һәм химчистка белән файдаланырга мөмкинлек бирәчәк.

Шулай ук авылда экологик чиста электротранспорт эшләячәк. Шаттл режимында электрокарлар иртәдән кичкә кадәр барлык теләүчеләрне дә кампусның теләсә кайсы почмагында йөртәчәк.

Фото: Ильнар Тухбатов

 

 https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/03/189208/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев