Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Көн темасы

Яңа ел бүләкләре

Тәтеш 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 1-11 нче сыйныфлары өчен яңа ел тамашалары башланды.

(Тәтеш, 29 декабрь, “Тәтеш таңнары”). Тәтеш 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең  1-11 нче сыйныфлары өчен  яңа ел тамашалары башланды. Тәтеш муниципаль районы башлыгы Сафиуллов Рамис Хатыйп улы әзерләгән бүләкләрне алгач,  барлык  укучылар да, ата-аналар да рәхмәт әйтте. Район башлыгының Яңа ел күчтәнәчләре  мәктәпнең 737 укучысын  сөендерде.

1-4 нче сыйныфлар өчен Яңа ел тамашасын  8-11 нче сыйныф укучылары белән педагог-оештыручы Лазарева Л.Н. әзерләде. Бәйрәмнең беренче өлешендә мәктәпнең актлар залында балалар театральләштерелгән тамаша карадылар.  Икенче бүлектә Чыршы янында җырлап-биеп күңел ачтылар, соңыннан Кыш бабай һәм Кар кызы кулыннан  бүләкләр алдылар . Укучылар бәйрәмне бик ошатты, күтәренке кәеф белән өйләренә таралды.

фото: https://tetushi.tatarstan.ru/tat

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев