Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Көн темасы

“Янгынга, яуга кергән кебек, барабыз”

Илебездә, һәм, әлбәттә, тарихта, Тәтеш районының бүгенге көнендә янгын сүндерү хезмәтенең әһәмияте бәяләп бетергесез.

(Тәтеш, 30 апрель, "Тәтеш таңнары"). “Тәтеш районындагы янгын сүндерү часте – катлаулы, теләсә кайсы мизгелдә янгын сүндерү, кешеләр һәм милекне коткарып калу буенча эшкә алынырга әзер буырлык итеп җайлаштырылган, штат буенча шәхси составта 45 кеше исәпләнә, 3 янгын сүндерү авто­цистернасы сафта тора.Олы Тархан һәм Олы Шәмәк авылларының һәркайсында 11әр кеше һәм 2шәр янгын сүндерү техникасы белән аерым постлар оештырылган, – дип сөйли Тәтештәге янгын сагы бүлеге начальнигы Сергей Фокин. – Быел 1 гыйнвардан МЧСны киң күләмле оештыру булды, һәм Тәтешнең янгын сүндерү час­те Татарстан Рес­публикасы буенча Россия ГТХМның янгынга каршы дәүләт федераль хезмәт Баш идарәсенең  8нче янгын-коткару отрядының 133нче янгын коткару часте дип йөртелә башлады. Әмма бер нәрсә үзгәрешсез – ут белән көрәшүчеләрнең бурычы ке­ше­ләрне, милекне янгын бә­ласеннән коткару булды һәм шулай булып кала да. 

Янгын сүндерү частендә бүгенге көндә берничәшәр дистә ел гомерләрен әлеге хезмәткә багышлаган тәҗри­бәле хезмәткәрләр күп. Болар – каравыл начальнигы Сергей Васин (эш стажы 35 ел), каравыл начальнигы Ринат Гыйсмәтуллин (стажы 26 ел), янгын сүдерүчеләр Андрей Большаков (стажы 25 ел), Ринат Ибәтуллин (стажы 24 ел). Янгын сүндерү сагы ветераннары: Бөек Ватан сугышында катнашкан Михаил Николаевич Павлов, тыл эшчәне Валентина Прокофьевна Стра­шина, Тәтештәге янгын частенең элекке начальнигы Евгений Никитин, Александр Симаков, Евгений Шиндягин, Петр Юркин, Гөлсинә Зәйнуллина һәм башкаларны хөрмәт белән искә алабыз.

Кыю әтиләре үрнәгендә үскән, балачактан ук янгын сүндерүче булырга хыялланган балалары да янгын сүндерү частенә эшкә килде: каравыл начальнигы Сергей Васин, аның әтисе Николай Иванович янгын частендә шофер булды; шоферлар Николай һәм Алексей Никитиннар – әтиләре янгын сүндерү часте начальнигы булып эшләде.  Андрей һәм Сергей Семеновлар да үзләренең әтиләре Владимир Николаевич белән бергә янгын сүндерү частендә хезмәт куя”.

“Янгын чыгу элек-электән үк иң зур бәла-каза булып саналган. Ут-күз чыгудан  көлгә әйләнгән һәм зыян килгән бинаны торгызырга, милекне сатып алырга була, ә кеше гомерен кире кайтару мөмкин түгел, – диләр үз эшенең осталары. – Үзегезне саклагыз һәм уяу булыгыз”.

 

“Тәтеш таңнары”нан

Белешмә

Ирекле янгын дружиналары Казан губерниясенең өяз һәм волость үзәкләрендә 1890 елда барлыкка килгән. Тәтеш шәһәренең үзеннән тыш, Тәтеш өязендә дружиналар башта Олы Фролово, Куллар, Шонгат, Васильево, Ямбакты, Олы Шәмәктә оештырылган.

Императорның Россия янгын оешмасына кергән ирек­­ле­ янгын дружиналары җирлек ха­кимияте ярдәмендә барлык ки­рәк-­яраклар белән җи­һаз­ландырылган. Янгын сүн­де­рү өчен табигый сулык­лар­дагы су файдаланылган, аны кирәкле урынга атлар белән  ташыганнар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев