Яшьләр өлкән буынга ярдәм күрсәткәннәр
Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында Тәтеш районы беренче тапкыр “Игелекле эшләр десанты” республика проектында катнашты.
“Игелекле эшләр десанты” проекты яшьләргә гражданлык-патриотик тәрбия бирүгә юнәлтелгән чаралар комплексын үз
эченә ала.
Акция ел әйләнәсе уздырыла, аның барышында студентларның хезмәт отрядлары игелекле һәм файдалы эшләр белән шөгыльләнә. Көзге көннәрдә ул ТР Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы инициативасы белән оештырылды.
Гражданнарны яклау көллияте һәм авыл хуҗалыгы техникумы волонтерлары “Җиңү волонтерлары”, “Яшь Гвардия” иҗтимагый оешмалары активистлары белән берлектә өлкән яшьтәге – өйдә социаль хезмәтләр алучы ун кешегә ярдәм күрсәткәннәр: йорт яны территорияләрен тәртипкә китергәннәр һәм торакларын җыештыруда булышканнар. Социаль хезмәтләр алучы 45 өлкән кешегә изге теләкләр белдерелгән котлау хатлары тапшырылган.
Тыл эшчәне Наталья Башина волонтерларның килүен чын бәйрәм дип атады.
– Гражданнарны яклау көллиятеннән килгән яшьләр минем өчен көтелмәгән шатлык булды, – дип уртаклашты ул. – Алар бик зур эшләр башкардылар – яшелчә бакчасындагы тармакланып үскән балан, дүләнә куакларын кистеләр, аларны ташыдылар, яктырып, чистарып китте, күңел шатлык белән тулды. Әле тагын “Яшь Гвардия”дән дә яшьләр килеп бүләк тапшырдылар, мин алар белән әңгәмә кордым, үземнең Краснодонга баруым турында сөйләдем. Киң күңелле яшьләрнең булуы бик сөендерә.
Районыбызда волонтерлар делегациясе белән берлектә ТР Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева булып китте.
Мәдәни волонтерлар – “Игелек иҗат итүчеләр” Олы Шәмәк авылы мәдәният йортында өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәт алучыларга, шулай ук авыл җирлегендәге өлкән яшьтәге гражданнар өчен бәйрәм концерты оештырганнар. Тамашачылар артистларга иҗади бүләкләре өчен рәхмәтне көчле алкышлар белән белдергәннәр.
Игелекле эшләр көне ахырында район башкарма комитеты җитәкчесе Аркадий Семенычев волонтерларга карата рәхмәт сүзләре белдерелгән чыгыш ясап, мондый акцияләрнең өлкән буын өчен дә, яшьләр өчен дә мөһим булуын билгеләп үтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев