Язгы чакырылыш һәм иреклеләр турында: сорауларга хәрби комиссар җавап бирде
Безнең егетләр кайда һәм ничек хезмәт итә? Хезмәт итәргә киткән солдатлар махсус операциядә катнаша аламы? Әлеге һәм башка сорауларга Тәтеш районы хәрби комиссары Фәнис Гарифуллин Интернет челтәрендәге безнең “Авангард” газетасы төркемендә узган туры эфирда җавап бирде.
(Тәтеш, 6 май, “Тәтеш таңнары”).
– Фәнис Альфетович, язгы чакырылыш кайчан башланды һәм аңа кемнәр эләгә?
– Язгы чакырылыш кампаниясе 2022 елның 1 апреленнән башланды. Запаста булмаган һәм хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле 18 яшьтән 27 яшькә кадәрге РФ гражданнарын хәрби хезмәткә чакыру Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән срокларда һәм планлы тәртиптә – элеккечә үк, агымдагы елның 15 июленә кадәр, эпидемиягә каршы барлык чараларны үтәп гамәлгә ашырыла.
– Армиягә чакырылучының теләге буенча, аны билгеле бер гаскәргә хезмәт итәргә җибәрергә мөмкинме?
– Хәрби хезмәткә чакыру комиссиясенең төрле гаскәрләргә җибәрү турындагы карары гаскәрләрнең (көчләрнең) ихтыяҗын, хәрби хезмәткә чакырылучының сәламәтлеген, белем дәрәҗәсен, хәрби-исәп белгечлеге буенча әзерлеген һәм һөнәри психологик сайлап алу нәтиҗәләрен исәпкә алып кабул ителә. Һәрбер гаскәрнең үз таләпләре бар. Мондый карарларны кабул иткән вакытта чакырылыш комиссияләре шулай ук хәрби хезмәткә чакырылучыларның да теләкләренә колак сала. Шул ук вакытта хәрби хезмәткә чакырылучыларны төрле гаскәрләр буенча билгеләү хәрби хезмәткә билгеләнгән йөкләмәдән чыгып башкарыла. Моның белән бергә Россиянең ДОСААФ мәгариф оешмаларында катлаулы хәрби-исәп белгечлекләрен үзләштергән хәрби хезмәткә чакырылучылар да төрле гаскәрләрне сайлау хокукына ия.
– Хезмәт итәргә алынган солдатлар Украинадагы махсус операциядә катнаша аламы?
– 2022 елның 29 мартындагы РФ оборона белән идарә итү Милли үзәгендә узган киңәшмәдә хәрби хезмәткәрләр “кайнар нокталар”га җибәрелмәячәгенә басым ясалды. Бер ел элек чакырылган хәрби хезмәткәрләр билгеләнгән тәртиптә хәрби хезмәттән азат ителәчәкләр һәм яшәү урыны буенча кайтарып җибәреләчәкләр.
– Үз теләкләре белән Украинага махсус операциядә катнашырга бару өчен җибәрү үтенече белән хәрби комиссариатларга килүчеләр турында Интернетта мәгълүматлар күп. Тәтештә андыйлар бармы? Һәм Украинага үз теләге буенча барырга теләүчеләрнең мөмкинлеге нинди?
– Хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар, элегрәк ким дигәндә бер ел хәрби хезмәт үтүчеләр, хәрби өйрәнү частьләрен тәмамлаучылар, тулаем алганда ике һәм аннан да күбрәк ай хәрби җыеннарда булучылар, шәхси каравыл предприятиеләре хезмәткәрләре, шулай ук ату, аучылык клубларында (оешмаларда) катнашучы гражданнар ирекле рәвештә баручылар сыйфатында өстенлекле тәртиптә карала. Моннан тыш, IT-компанияләрдә эшләүче гражданнарга аерым игътибар бүлеп бирелә. Шулай ук хәрби исәптә торучы рядовой һәм сержант составы запастагы гражданнар белән түбәндәге хәрби-исәпкә алу белгечлекләре: атучылар һәм разведка, танк, хәрби машиналар һәм бронетранспортерлар, артиллерия, зенит артиллериясе, автомобиль йөртүчеләрне 3-12 айга контракт нигезендә хәрби хезмәткә җәлеп итү мәсьәләсе буенча аерым эшләү дәвам итә. Акчалата түләү, социаль гарантияләр, үткәрелә торган чараларның ташламалары һәм әһәмияте турындагы тулырак мәгълүматны Тәтеш районы хәрби комиссариатында алырга мөмкин.
Барлык сорауларны һәм җавапларны сез безнең “Авангард” Тәтеш #үзебезнекеләрнеташламыйбыз” төркемендә ишетә алачаксыз. Әгәр районның хәрби комиссары Фәнис Гарифуллинга сорауларыгыз булса, 8(84373)2-54-95 телефоны буенча шалтырата аласыз. Җавапларны без “Тәтеш таннары” һәм “Авангард” газеталары битләрендә бастырачакбыз.
Җинаятьләр кабатланмасын өчен
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев