Юлчыларның көндәлек хезмәте
Җанлылык хөкем сөргән шәһәр һәм тын авыл урамнары – барлык юл инфраструктурасы елдан-ел яхшыра бара.
Бик иртә – әле сәгать 7 генә булуга да карамастан, юлчылар эшкә керешергә әзер һәм Сөйкигә китүне көтәләр, чөнки быел соңгы объектны – 1 километр 400 метр юл өслеген нәкъ тә шунда тапшыруга әзерлиләр.
“Татавтодор”ның Тәтеш участогы начальнигы Иршат Әхтәмов билгеләп үткәнчә, эшләрне бер атнадан инде тәмамлау ниятләнелә.
– Без автомобиль юлларын карап тору, ремонтлау һәм аларны ясау белән шөгыльләнәбез. Җәйге вакытта бездә 57 кеше эшли, штат саны – 49. Участокларда 40-45 техника, шул исәптән башка участоклардан да транспорт җәлеп ителгән чаклар була, – дип сөйли Иршат Мәсхүт улы. – Быел безнең тарафтан 9 километрдан артык юл төзелде һәм ремонтланды, тәртиптә тоту белән шөгыльләнүне санамаганда. Апас – Тәтеш автоюлына, Свердлов һәм Калинин урамнарындагы юлга ремонт ясалды, Буа – Тәтеш автомобиль юлы участогы яңартып төзекләндерелде, Кама Тамагы районы чикләренә кадәр юл өслеген ремонтлау төгәлләнде. Киләсе елга билгеләнгән планнар турында сөйләргә иртәрәк әле, шулай да без Тәтеш районында 21 километр юлны төзү һәм ремонтлау өчен гариза бирдек.
Участоктагы коллектив кышын да эшсез утырмый – 315 километрда юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итә: аларны кар көртләреннән чистарта, бозлавыкка каршы көрәшә, кирәк булса, куркынычлылык тудыру торышындагы чокырларны җайга сала.
– Юлларны кышкы айларда карап тору вакыты апрель башында тәмамлана, аннары җәйге сезонга әзерлек бара. Төзелеш сезоны якынча май урталарында башлана һәм октябрь ахырына ноябрь башына кадәр дәвам итә. Әмма монда барысы да һава шартларына бәйле. Хәзерге вакытта барлык техника да кышкы айларга әзер. Быел без яңа трактор алдык, яңа юл машинасы кайтуын көтәбез, – дип билгеләп үтә Иршат Мәсхүт улы.
Сүз уңаеннан,участокның барлык хезмәткәрләрен объектларга илтәләр, азык-төлек һәм махсус эш киеме белән тәэмин итәләр.
– “Татавтодор”да 2011 елдан бирле эшлим, аңа кадәр “Заря” колхозында хезмәт куйдым. Олы Тормыда яшим һәм һәр иртә Тәтешкә киләм. Машина йөртү стажым 45 елга якын, шуңа күрә төягечтә эшләү авырлыклар тудырмый. Эшем миңа ошый – техника яңа, уңайлы, хезмәт хакын да вакытында бирәләр, – ди төягеч шоферы Вазыйх Гыйззәтуллин.
– Оешмада бишенче ел эшлим. Автогрейдер – зур машина, ул гадәти транспорттан аерыла, шуңа күрә башта аңарда ялгышлыкларсыз эшләргә өйрәндем. Кышын мәшәкать азрак, әлбәттә, гәрчә бураннан соң юлны кайчагында төнге вакытта да чистартырга туры килсә дә. Ә җәй көне эшләве кызыграк, чөнки объектларда берәр генә түгел, команда белән эшлибез, – дип уртаклаша автогрейдер машинисты Марат Рәхмәтуллин.
Юлчылар кул астында бүгенге көндә заманча техникалар булуга да карамастан, кеше хезмәтеннән башка гына аларны эшләп чыгу мөмкин түгел. Шуңа күрә, “Татавтодор”ның Тәтеш участогы хезмәткәрләре бер минутны да бушка уздырмыйча, көзнең якты кояшы балкып торганда, эшне вакытында тапшыру өчен объектка ашыга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев