Зоя Драгунова: Территорияләр тагын да матурлана
Территориаль иҗтимагый үзидарәләр – күп кенә мәсьәләләрне хәл итүдә һәм уй-ниятләрне тормышка ашыруда шәһәрдә яшәүчеләр өчен чынбарлыктагы ярдәм.
(Тәтеш, 20 апрель, “Тәтеш таңнары”).
– ТИҮ – ул бик яхшы башлангыч, – дип саный “Садовод” территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Зоя Драгунова. – Тәтештә алар 2014 елда оештырылды. Безнең ТИҮ ике өлештән тора, монда Садовод территориясе һәм шәһәрнең көньяк өлешендәге 7 урам керә. Безнең эшчәнлектә, барлык территориаль иҗтимагый үзидарәләрдә кебек, 5 төп юнәлешне: хуҗалык, оештыру, финанс-икътисади, социаль-мәдәни һәм мәгълүмати өлкәләрне билгеләп үтәргә мөмкин. Аларның барысы да уртак бер максат белән берләштерелгән – бу халыкка уңайлы яшәү өчен территорияләрне төзекләндерү.
Шунысы сөендерә, кешеләр йортларының тышкы күренешләрен матурлауга, йорт яннарында, оешмаларның тирә-ягында тәртип урнаштыруга елдан-ел җаваплы карыйлар. Чүп үләннәрен вакытында чабалар, чәчәкләр утырталар, территорияләрне төрле сыннар белән бизиләр. Әмма төзекләндерүдән тыш әле тагын тормыш өчен хәл ителергә тиешле бик күп мөһим мәсьәләләр дә бар. ТИҮ рәисе әйтүенчә, кайвакытларда ул бик тиз башкарыла, ә аерым бер очракларда, ни аяныч, моның өчен берникадәр вакыт кирәк, бу шәһәр халкы өчен уңайсызлыклар тудыра. Кешеләрдән төрледән-төрле мөрәҗәгатьләр килә: сукбай этләр, электр чыбыклары өчен куркыныч тудыручы агачлар, язгы ташуга бәйле чаралар һәм башкалар. Интернеттагы социаль челтәрләрнең берсендә “Садовод” төркеме булдырылган, анда һәркем килеп чыккан күңелсез хәлләр турында тиз арада хәбәр итә ала.
Экстремизмны профилактикалау, авылдашларга социаль ярдәм күрсәтү, җәмәгать тәртибен оештыру, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү, ял оештыру, авылны һәм аның янәшәсендәге территорияләрне төзекләндерү һәм яшелләндерү мәсьәләләре хәл ителә.
Өлкән яшьтәге кешеләргә, инвалидларга төрле яклап ярдәм күрсәтелә.
– Туган ягыбызның тарихын саклау буенча даими эш алып барабыз, аның барлыкка килү һәм үсеш вакытлары турындагы мәгълүматларны бөртекләп җыябыз. – дип сөйли Зоя Драгунова. – Без Бөек Ватан сугышында катнашкан 12 кеше һәм тыл хезмәтчәне турында материал тупладык. Ул хәрби комиссариат аркылы Мәскәү өлкәсендәге РФ Кораллы көчләренең төп гыйбадәтханәсенә җибәрелде, анда аны “Хәтер юлы” галереясына урнаштырдылар.
“Садовод” ТИҮ “Татарстан Республикасында елның иң яхшы территориаль үзидарәсе” республика конкурсында өч тапкыр катнашты. Отылган грант акчасына 2017 елда балалар мәйданчыгы урнаштырылды, бензин белән эшләүче чапкыч сатып алдык. 2020 елда беренче урынны яуладык. Автотрасса буена җәяүлеләр тротуары, каты көнкүреш калдыклары контейнерлары өчен 2 мәйданчык төзелде. Балалар мәйданчыгында өстәмә рәвештә теннис өстәле, чәчәк вазоннары һәм эскәмияләр урнаштырылды.
– Биредә без гражданнар җыелышлары уздырабыз, мәдәни-массакүләм чаралар оештырабыз, алар үзенә бер төрле уңай мохит тудыралар һәм халыкның иҗади активлыгына ярдәм итәләр, – дип дәвам итә Зоя Александровна. – Халык җыелышларында һәм ТИҮ Советы утырышларында тикшерелгән көн кадагындагы барлык мәсьәләләр һәм проблемалар хакимият ярдәмендә чишелеш таба. “Тәтеш” МПП” МУП, районның ветеринария оешмасы хезмәткәрләре, шәһәр Советы депутаты Андрей Кушагин, урманчылык директоры Ранил Рәхмәтуллин, Сергей Кириллов һәм башка игелекле кешеләр безгә ярдәм күрсәттеләр.
“Садовод” ТИҮ 2021 ел нәтиҗәләре буенча 2022 елда янә беренче урынны алды. Откан грант акчасын сарыф итү буенча мәсьәләләр хәл ителәчәк.
Территориябез матур, чиста, төзекләндерелгән һәм яшәү өчен уңайлы булсын өчен халык белән бергә хәл итәсе мәсьәләләр һәм проблемалар күп әле әлбәттә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев