Зур Әтрәчтә мастер-класс үзды
Кичләр утырып кызлар серләшә-серләшә матур бизәкләр төшергәннәр.
(Тәтеш, 6 февраль, “Тәтеш таңнары” ). Зур Әтрәч китапханәчесе Россиядә сәнгать һәм мәдәни мирасны саклау елы уңаеннан китапханәдә калфак тегү серләрен өйрәнү өчен оста калфаклар ясаучы Әминә Нәфигыйна җитәкчелегендә мастер-класс үткәргән.
- Элек электән, калфак, хатын-кызларның бик яраткан баш киеме булган. Кичләр утырып кызлар серләшә-серләшә матур бизәкләр төшергәннәр. Шушы матур калфакларны алар бәйрәмнәргә, кунакларга барганда киеп барганнар,- ди китапханәче Зөбәрҗәт Хәйруллина. - Милли киемнәребезне истә тотып, аны киләчәк буынга җиткерү безнең бурычыбыз. Милләтебезгә булган хөрмәтебездә. Яхшыны -яманнан аера белгән, матурлыкны яраткан, гореф- гадәтләрен онытмаган татарлар, киләчәккә үз юлларын табарлар дип ышанып калам.
Әлеге чарада катнашкан барлык китап укучыларга рәхмәт. Мондый күркәм чараларда алга таба да очрашырбыз дигән өметтә калам.
фотоны Зөбәрҗәт Хәйруллина тәкъдим итте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев