Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Кешеләр

Алабирде авылыннан Зөлфия Галиева «тәмле куллы» аш-су остасы

Аның гөбәдиясе, «Кырмыска» торты һәм алтынсу кабартмалары авызда эреп тора, ә өендәге чәчәкләре ел әйләнәсе күз явын алып утыра.

Зөлфия апа ризыкны һәрвакыт күңел җылысын салып һәм яхшы кәеф белән әзерли. Саба кызы Казан аша Алабирдегә килен булып төшә. Каенатасы Рәшит белән каенанасы Мәрьям аны үз кызларыдай кабул итә, аш-су серләренә дә каенанасы өйрәтә.

Бүгенге көндә ире Фәрит абый белән 33 ел тату гомер итәләр, ике бала үстергәннәр, хәзер оныкларына сөенеп яшиләр.

«Кем генә килсә дә, ишегебез ачык!» – ди кунакчыл хуҗабикә. Зөлфия апа кебек уңганнар барда авыл тормышы һәрчак нурлы һәм тәмле!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев