Келәш авылында быел беренче каз өмәсе булган
Җәмгыять

Келәш авылында быел беренче каз өмәсе булган

Нәфисә Сәлахованың йорт хуҗалыгында шау-шулы һәм күңелле өмә үткән. Гадәт буенча казларны хатын-кызлар бергә йолкыганнар, эш арасында мәзәкләрге искә алганнар, күңелле хәлләр турында сөйләшкәннәр.

- Сез каз боткасы ашаганыгыз бармы? Күбегез юк, нәрсә соң ул дияр. Шул, шул, каз боткасына эләгер өчен зур юл үтәсе бар, җәмәгат. Иң әүвәл, хуҗабикәнең җәй буе карап үстергән казлары янында тыпырдыйсы да, тыпырдыйсы!

Бүген Сәләхова Нәфисә апаның ишегалды гөр килеп торды. Бройлер, үрдәк өмәләреннән соң Келәш авылында быелгы елның иң беренче Каз өмәсе булды бу.

Уңган ханымнар ут уйнатты, ә келәшлеләр кош-корт йолкуга бик осталар алар. Монда бу эшнең осталары арасында эш бүленгән: ирләр суйган казларның кайсы канатын кисә, кайсы каурый йолкый, ә Рима кайнар суда коендырып чыгара. Май алучы, эчен алучы, түшкәне юучылар да үз эшләренең осталары. Кайсылары эч-башларын эшкәртеп тора. Хуҗабикәнең аяк табанына ут кабардай булып чаба: кемгә кайнар су, кемгә салкыны, табак-ләгән, чиләк, мунчала... Китереп кенә өлгерт! Ә казлары шәп!

Келәш авылында быел беренче каз өмәсе булган. Фотоны Гөлчәчәк Галимова тәкъдим итте

Өйдә дә эш кайный, өмәчеләргә каз пешә, салаты, тәмлүшкәләре, бәлешләре...Кыскасы өстәл сыйдан сыгылып тора. Ә иң төп сый, әлбәттә, каз шулпасында пешкән, каз мае сибелгән ботка! Каз өмәсенә турылап шәһәр кунаклары да кайтса икеләтә күңелле.

Ә бүген хуҗабикәнең ике апасы кайткан иде, чөнки Нәфисә апаның туган көненә туры килде өмә. Өмәчеләр хуҗабикәгә матур теләкләрен дә җиткерделәр. тагын күп итеп казлар үстерергә насыйп булсын диделәр алар. Ә казлар яренгә чынлап та күп булырга ошаган, борынгыдан килгән ышану буенча суйганда кан күп сиптерсә күп була икән. Фәрит абый элек махсус сиптертеп торалар иде дип искә алды, - дип уртаклашты Келәштән Гөлчәчәк Галимова.


Нет комментариев