Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Алар авылда үз кешеләр

Район “Тәтеш таңнары”/“Авангард” газеталарына абунә планын үтәгән һәм арттырып үтәгән почтальоннар турындагы язманы дәвам итәбез.

(Тәтеш, 13 февраль, “Тәтеш таңнары”). Кошки-Новотимбаево почта элемтәсе бүлеге 7 торак пункт­ка хезмәт күрсәтә, биредә Надежда Гаврилова (фотода) җитәкчелегендә 2 хезмәткәр эшли.

– Һөнәремдә мин 17 елдан бирле, – ди Надежда Александровна, аның карамагына Кошки-Новотимбаево һәм Ивановка керә. – Абунә буенча да эшлибез, пенсияләр дә, квитанцияләр дә таратабыз. Нигездә бездә район газетасын, журналлар яздыралар. Квитанцияләрне таратып чыккач ук, өлкән буын килә башлый инде, коммуналь хезмәтләргә вакытында түлиләр. Бездә хезмәт шартлары яхшы – почта бүлегенең үз бинасы, клиентлар залы бар. 

Наталья Тимрюкова почта элемтәсе бүлегендә 10 елдан бирле эшли, аны Тайба-Таушево, Колмәт, Салмановка, Максимовка, Починок-Ново-Льяштә көтеп торалар. – Бездә “Авангард”ны яраталар, – ди ул. – Район һәм республика яңалыкларын белергә кирәк, дип саныйлар.

Чуаш Чурапаныннан Надежда Ирзина әлеге хезмәттә нибары ике ел гына булса да, почта элемтәсе бүлеге начальнигы билгеләп үткәнчә, ул тырыш кеше, корреспонденцияләрне авыл кешеләренә үз машинасы белән тиз арада илтеп җиткерә.

Хезмәтендә чирек гасырдан артык эшләүче Светлана Вәлиева Бакырчы почтасы бүлекчәсенә җитәкчелек итә.
– Бакырчы егетенә кияүгә чыктым, – ди ул. – Колхозда хезмәт куйдым, ә инде поч­та начальнигы пенсиягә чыккач, мине эшләргә чакырдылар, бардым, ул чакта инде башка почталь­оннар да юк иде. Беренче вакытта җиңелләрдән булмады, өйрәндем, тора-бара компьютер урнаштырдылар, аны үзләштердем.

Бакырчыга һәм өч чак­рым җәяү йөреп Үтәмешкә хезмәт күрсәтәм. Юлларны кардан чис­тартып торулары бик әйбәт. ­Туган авылымда да чис­тартып торалар, моңа җирле авыл хуҗалыгы җитәкчесе Илгиз Фатыхович Шәйхаттаров  ярдәм итә, әле тагын ул аз керемле гаиләләргә һәм сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле кешеләргә бүләк буларак “Тәтеш таңнары” ­газетасын да рәсмиләштерә.  

  
Чагылдымда Марина Симакова (фотода)  эшли. Ул бик җавапчан, кешеләр аны хөрмәт итәләр, ул шулай ук авылдашлары хакында җылы сүзләр белән сөйли. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев