Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

“Алар һәркемне ачык йөз белән каршылыйлар”

Келәштә яшәүче Римма һәм Ирек Галиуллиннар авыл мәктәбен тәмамлаганнан соң туган җирләрендә калып, матур гаилә корганнар.

(Тәтеш, 8 сентябрь, “Тәтеш таңнары”, Сания Сәмигуллина).

Римма белән Ирек әйтүенчә, бер авылда яшәгәч, алар бер-берсен күптәннән белгәннәр. Шулай да яшьләрне клуб тагын да якынайткан дияргә була. Бию кичәләренең берсендә Ирек Римманы өенә кадәр озатып кайткан. Шуннан мәхәббәт очкыннары кабынып киткән дә инде.

– Без икебез дә мәктәпне тәмамлагач ук авылда калдык дисәм дә була. Мин башта Буадагы уку йортларының берсендә тегүче булырга укыдым. Ирек армиядән кайтып, шулай ук авылда калды. Без өч ел очрашып, дуслашып йөрдек тә, өйләнештек. Авылдан читкә китәргә уйламадык та. Ул чакта Келәш яшьләр белән гөрләп тора иде. Хәзер инде туган җирдән беркая да китәсе килми. Авылда калганга һич кенә дә үкен­мибез. Кызларыбыз Энҗе белән Алиянең үз гаиләләре, алар Казанда яшиләр. Гөл­ләмәләр ясауга килгәндә, төр­ле-төрле үрнәкләрен Интернеттан алам. Үзем дә фантазиямне эшкә җигәм, бу минем яраткан шөгылем. Эшләсәң эш җитәрлек, мал-туар асрыйбыз, җәен бакча эшләре шактый. Авыл булгач, ансыз да булмый, һич кенә дә зарланмыйбыз, – ди уңган-булган Римма. 

Авыл кешеләре әйтүен­чә, хә­зер инде авылда да шәһәр­дә­гедән ким яшәми­ләр. Су, газ кергән, йортларда бөтен уңай­лык­лар да бар. 
Галиуллиннар хакында авылдашларыннан да мактау сүз­ләрен ишеттек. 

– Яшьләрнең 1994 ел­ның 30 декабрендә өйлә­нешкәннәре хә­теремдә. Икесе дә бик матурлар иде. Туйлары һаман да күз алдында тора әле. Римма башта КБОда эшләп алды, аннары озак еллар колхоздагы ашханәдә тәмле ашлары белән авыл кешеләрен тукландырды. Ирек – авыл хуҗалыгында ­КамАЗда эшләде, аннары – яшел азык ура торган комбайнда. Колхозлар таркала башлагач, агач ярдыру эшендә хезмәт куя башлады һәм хәзерге вакытта да анда төп кеше булып тора, – ди Гөлчәчәк Галимова әңгәмәбез барышында.
Аның әйтүенчә, Римма бүген­ге көндә мәдәният йортындагы чисталыкны булдыруда бар тырышлыгын куеп эшли. Ул әле тагын оста куллы, уңган хуҗабикә дә икән. Андыйлар хакында халыкта “Кулларыннан гөлләр та­ма” диләр. Ул ясаган чәчәк гөлләмәләре, чынлап та, күз явын алырлык. 

– Римма аш-суга да ос­та, – ди Гөлчәчәк ханым. – Аның ризыклары телең йотарлык була. Каенанасы Зөбәрҗәт апага да кадер-хөрмәт күр­сәтә, ул аның тәрбиясендә яши. Ирек бик тырыш булды. Яп-яшь килеш яңа йорт җиткезеп, матур тормыш корды. Аларның йортлары әллә кайдан балкып тора. Тирә-юньнәре шулкадәрле матур. Римма чәчәкләр үстерергә дә ярата. Капка төпләре иртә яздан алып соңгы көзгә кадәр чәчәкләргә күмелеп утыра. Бу гүзәллеккә үтеп-ки­теп йөрүчеләр дә соклана. Ирек белән Римма икесе дә киң күңелле, туган җанлы кешеләр. Кунакка кайткан апаларын да, аларның балаларын да ачык йөз белән каршылап, чын күңелдән кунак итәләр, барысы белән дә бик тату мөгамәләдә яшиләр.   
фотоны Гөлчәчәк Гәлимова тәкъдим иите

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев