Алар рубин туйларын билгеләп үткәннәр
Кошки-Новотимбаеводан Надежда һәм Алексей Пыркиннарга Тәтеш шәһәре көнен бәйрәм иткәндә “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медален тапшырдылар.
(Тәтеш, 14 сентябрь, “Тәтеш таңнары”). Быел әлеге гаилә рубин туйларын билгеләп үткән, алар 40 ел матур гомер кичерәләр. Яшьләр Казанда студент елларында танышканнар: тәтешле авыл хуҗалыгы институтында укыган, ә Аксубай районы кешесе финансист һөнәрен үзләштергән. Алар хыялда йөрткән дипломнарын алгач, төрле якка китеп барганнар, Надежда – Ярославльгә, Алексей – үзенең кече ватанына. Әмма ерак аралар аларга комачаулык итә алмаган, яшьләрнең хисләре бары тик ныгыган гына. Нәтиҗәдә, егет өйләнешергә тәкъдим ясагач кыз ризалыгын биргән һәм районыбызда тагын бер белгечкә арткан.
Яшь гаилә башта Тәтештә яшәгән, тора-бара Кошки-Новотимбаевога күченгән. Ир белән хатын үз авылларында гына түгел, районыбыздагы барлык чараларда да рух күтәренкелеге белән катнашлар, чөнки алар мәдәният тармагында хезмәт куялар. Гаилә тормышында өч кыз тәрбияләп үстергәннәр, әби белән бабай биш оныклары өчен сөенеп туя алмыйлар.
Алар белдерүенчә, авыл кешесе булуларына алар бер генә дә үкенмиләр, чөнки аларның йортлары, гаиләсе, яраткан эшләре һәм йөрәкләренә якын якташлары биредә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев