Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Аларның ныклыгын, ихтыярын бернәрсә дә сындыра алмаган

Бөек Ватан сугышы ветераннарының сафы сирәгәя, ләкин аларның хатирәләре безнең белән кала.

(Тәтеш, 14 апрель, “Тәтеш таңнары”). Безнең редакциягә шәһәрле ­Людмила Лубганс килде һәм Совет-фин сугышында, Бөек Ватан сугышында катнашкан  үзенең әтисе Василий Горбушевның кыс­кача язмалардагы хатирәләре белән уртаклашты.

Ул кыска язмалар алып барган:

“Без сугышны көтмәдек. Өстәвенә, 1939 елның августында СССР һәм Германия арасында 10 елга һөҗүм итмәү турында пакт төзелгән иде. Ләкин 1941 елның 22 июнь иртәсендә без сугыш утында калдык. Таң беленә башлауга немец эмблемасы төшерелгән самолетлар безнең часть урнашкан урынны бомбага тотты. Казармалар, танклар янды, әмма куркуга бирелү булмады, моңа кадәр кичергән сугышның хәрби тәҗрибәсе йогынты ясады. Төп танк көчләре бер төркемгә тупланып, Тернополь ягына алгы сызыкка чыкты.  
Төп оборона рәвешендә бертуктаусыз көчле сугышлар алып барылды. Югалтулар зур булды, җиңелү ачысы да өстәлде. Ләкин сугышның беренче көннәреннән Украинадагы вакыйгалар барышы Гитлер планында каралганча яшен тизлегедәй бармады. Кызыл Армия, немец гаскәрләре һөҗүме астында чигенгәндә бик зур югалтулар булуга карамастан, кыю рәвештә каршылык күрсәтте. Һөҗүм иткәндәге вакытлыча җиңү немец гаскәрләренә кыйммәткә төште. 

Сугышның авыр, озын, күп көнлек юллары. Ялсыз, йокысыз көннәр һәм төннәр. Курку тудырырлык, ныклыкны һәм ихтыярны сындыру өчен бомбага тоту мәхшәре. Яшьлек һәм яшәү теләге ярдәм итте. Алҗыганнар. Ләкин беркайчан да бирешмиләр.

Сугыш гүләве бертуктаусыз ишетелеп тора. Колак та инде күнегә. Һәм тынлык урнашкач, куркыныч булып китә.  

Сугыш юллары, аларны искә төше­рү җиңел түгел... Яшь, сәламәт иптәш­ләремнең күбесен югалттым. Аларның ничек итеп яшиселәре килгән иде...

Сугыш юллары... Бүген алар турында искә алу җиңел түгел. Авырмы? Куркынычмы? Әлбәттә. Окопларда кайчакларда берничә тәүлек буе тездән суда басып торырга туры килде. Зарланмадык та, салкын да тидермәдек – малайлар идек. Тукталган кыска минутларда өйгә хатлар яздык, шаярттык, җырладык.  

Авыр юллар, авыр кичүләр, техниканы кулларда күтәреп бардык, яңгырда чыландык, кар яуганда туңдык, өшендек... Туган җир, безнең анабыз һәм әрнү-сагыш... 

Сул кулым һәм сул аягым кыйпылчыкка яраланды. Госпиталь. Нык ихтыярлы  хирург хатын-кыз: “Сезнең аягыгызны кисәргә кирәк, егермегә кадәр санагыз”, – диде. Битлек кидерделәр. Операциядән соң беренче минутларда аягыма карарга курыктым... Ләкин – берсе нәзек, берсе юан булып чыкты. “Сезнең аякны калдыру өчен көрәшергә булдык”, – диде табиб. Мәрхәмәтле кешеләр никадәр күп иде. Аларны олы рәхмәт хисләре белән искә алам. Сугышта төрле үлемнәрне күп күрдек. Ләкин яраланган кешегә ярдәм итмәү, калдыру, күтәрмәү, булышмау дигән нәрсә булмады. Бездә һәрчак шәфкатьлелек хисе җиңәргә тиеш. Мәңгелек хәтер сезгә, тугры дуслар, һәм авыр туфрагыгыз җиңел ­булсын.
Еллар бик тиз узды. Сугышлар тынды. Ел саен җиргә иң матур бәйрәм булып Җиңү көне килә. Әлеге май көне һәрчак җылылык, яктылык һәм шатлык белән тулыланса да, күп кешеләрнең күзләре яшь белән тулуын күрергә мөмкин: кичерелгәннәрне хәтерләү, югалтуларны хәтерләү. Һәм 20 миллион кеше һәлак булып, ә син исән калуыңа һәрвакытта үзеңне гаепле итеп тою.  Ләкин  барысы да һәлак булып беткән булса, ул чакта Җиңү дә булмас иде”. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев