Алда бәхет көтәчәгенә ышанырга кирәк
Бессоново авылы мәдәният йорты директоры Светлана Зафарова Валентина Мирошникова турында сөйләде.
(Тәтеш, 9 декабрь, “Тәтеш таңнары”, Дина Мансурова, фото автора). Бессоново авылы мәдәният йорты директоры Светлана Зафарова Валентина Мирошникова турында сөйләде.
– Кайчагында кешеләргә карыйсың да, аларның ничек барысы да әйбәт дип уйлыйсың: гомер буе яшәделәр, барысына да ирештеләр, балалар үстерделәр, оныкларына сөенәләр, тик һәркемнең үз язмышы, – дип уртаклаша безнең белән Светлана. – Һәр кеше – укылмаган китап кебек. Һәркайсы нидер кичергән яки хәтта хәзер дә кичерә. Валентина Петровна – ачык, киң күңелле, игелекле кеше. Әйе, аңа авыр, әмма ул теләсә кайсы вакытта ярдәм кулы сузарга әзер.
Валентина Петровна Кадыш авылында туа. Алар 5 кыз булалар.
– Әти бик иртә вафат булды, миңа – 5 яшь, ә кечкенә сеңлем Ленага нибары 6 ай гына иде. Әни колхозда эшләде һәм безне берьялгызы аякка бастырды. Әни 32 яшендә тол калды һәм башка кияүгә чыкмады. Әтине бик яратты, бөтен җылысын безгә – балаларына бирде, – дип искә ала Валя ханым.
Мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1973 елда, дуслары һәм сеңелләре белән Яңа Ульяновскига китә. Төзелеш училищесын тәмамлап, штукатур-маляр булып эшли.
– Мин яхшылар исәбендә идем, шуңа күрә, кияүгә чыкканда зур автобус биреп тордылар. Бу бик сирәк күренеш иде. Ул чакта мондый автобус лимузин кебек саналды, – ди Валентина Петровна.
“Менә ул кайда бәхет!” – дип уйлаган ул. Янында яраткан ире, баласы, яхшы эше, фатиры бар. Ул планнар корган, якты киләчәк турында хыялланган, тик тормыш башкача барып чыккан: ул Ставрополь краена киткән. Аерылышу. Бер яшьлек бала белән ялгызы калган.
– Авыр булса да, мин югалып калмадым. Тугры дусларым янәшәмдә булды, алар белән әлегә кадәр дусларча аралашам. Эштән ике хуҗага ике катлы коттедж бирделәр. Кошлар караучы булып эшләдем. Хезмәт хакы яхшы иде, бар нәрсәгә җитте, – ди Валя апа.
Вакытлар узу белән Виталийны очраткан. Ул аңардан 8 яшькә кечерәк булган һәм беренче тапкыр күргәчтен үк Валентинага гашыйк булган. Өйләнешкәннәр, уллары Максим туган.
– Без бер-беребезне бик тә ярата идек. Ул мине ярты сүздән аңлады. Әмма бу бәхет озакка бармады. Безнең арадан кара мәче узды. Һәм барысы да бетте... Аерылышу. Киеренке халәт. Төшенкелек. Бу халәттән чыгарга улларым ярдәм итте, – ди ямансулап Валентина Петровна.
Һәм 2000 елда туган ягына кайткан. Ул вакытка Бессоновода аның ике сеңлесе – Лида белән Лена яшәгән. Эш белән дә бәхет елмайган, мәктәпкә аш пешерүче булып эшкә урнашкан.
Светлана Зафарова Бессоново мәктәбендә эшләгән чагын искә төшерә:
– Валентина Петровнаның безгә, ул вакытта әле яшь кызлар идек, булышкан чаклары күп булды. Иртә белән эшкә туңып, ашамаган килеш киләбез, ә Валя апаның кайнар чәе һәм иртәнге ашы инде әзер була иде. Без Наилә Әбелханова (бергә эшләдек) белән еш очрашабыз һәм безне тукландырган Валя апаны хөрмәт, ихтирам сүзләре белән искә алабыз. Ә ул түгәрәкләп киселгән бәрәңгене майда кызарганчы итеп кыздыра иде. Телең йотарлык! Аның бакчасында күргән матурлыктан күзләр камаша: иртә яздан алып соңгы көзгә кадәр аллы-гөлле чәчәкләр гөрләп үсә. Валентина Петровна хәзер дә минем таянычым, булышчым. Ул зирәк киңәше һәм эш белән дә һәрвакытта ярдәм итә. Ул Бессоново мәдәният йортында эшләп килүче “Надежда” вокаль ансамблендә җырлый. Аның тавышы табигатьтән бирелгән.
Язмыш безгә ниләр әзерләгәнен без белмибез, тик шунысын әйтәсе килә: “Ышанырга кирәк. Барлык кыенлыклар артта калачак, ә алда бары тик шатлык, бәхет һәм мәхәббәт көтәчәк”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев