Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Александр Дубков Суворов медале белән бүләкләнгән

19 ноябрь – Ракета һәм артиллерия гаскәрләре көне. 1942 елның 19 ноябрендә куәтле артиллерия әзерлегеннән соң Кызыл Армия гаскәрләре “Уран” операциясен башлаган – Сталинград сугышы барышында совет гаскәрләренең каршы һөҗүменең код исеме. Нәкъ тә әлеге дата аннан соң да ракета һәм артиллерия гаскәрләрендә хезмәт итүчеләр өчен бәйрәм көне буларак кереп калган.

(Тәтеш, 19 ноябрь, “Тәтеш таңнары”, Елена Калашникова).

Шәһәрле Александр Дубков, ни өчен хәрби һөнәрне сайладың дигән сорауга, уйлап та тормыйча: “Балачактан ук Бөек Ватан сугышы турындагы патриотик фильмнар белән тәрбияләнеп үстем”, – дип җавап бирә. 

Ул хәрби кеше буласын балачактан ук белгән, һәм фәкать бервакыт кына моңа икеләнгән: стендка ату буенча спорт мастеры кандидаты нормативын үтәгәч, спорт карьерасын дәвам итәргә уйлаган. Ләкин әтисенең киңәше буенча барыбер хәрби училищега укырга кергән, шулай эшләвенә беркайчан да үкенмәгән. 
– Тәтештәге 2нче мәктәпне тә­мамладым һәм Казан югары хәрби команда училищесына укырга кердем. Дөресен әйтәм, беренче вакытларда авыр булды, үз дигәнчә яшәү тәртибе җитеп бетмәде. Кем хезмәт итәргә әзер, кем юк, икәнлеген беренче курс билгеләде, чөнки кырыс тәртип буенча яшәдек: көн саен 5.50дә йокыдан тору, күнегүләр ясау, су процедуралары, иртәнге аш... Моңа якынча ярты елда күнегәсең, – дип сөйли Александр. – Яшь хәрбиләр Кур­сыннан соң ант кабул иттек, аңа кадәр өч атнага кыр җыеннарына бардык, өч тәүлек дәвамында тулы хәрби кирәк-яракларны һәм корал аскан килеш  ­70 чак­­рым марш үттек.  
Биш ел укыганнан соң, лейтенант исемен алгач, билгеләнеш буенча Майкопка, артиллерия бригадасына эләккән. Училищеда белем һәм күнекмәләрнең бары тик бер өлешен генә алырга мөмкин, калган барысын да тәҗрибәдә, еш кына өлкән командирлар үрнәгендә өйрәнәсең, дип ­саный Александр. 
Аннары Абхазиядә 7нче хәрби ­базада унбер ел хезмәт иткән. 

– Безнең мотоукчылар бригадасында  өч мотоукчы батальон, ике артиллерия дивизионы, танк баталь­оны, зенит-ракета дивизионы бар иде. Мин БМ-21 батареясенә (“Град”) командалык иттем: бу – алты машина, 40шар ракета, бер залпта 240 ракета. Минем карамакта 51 кеше иде. Бригада башка дәүләт территориясендә оешты, без хәрбиләр өчен йортлар һәм казармалар төзелгән арада, бер елдан артык югарыга күтәрелү-төшү полосасында, Кара диңгездән 500 метрда палаткаларда яшәдек. 2015 елда хезмәт урынында торак алдым, – дип искә төшерә Александр. 

Инструктор сыйфатында 2017 елда Сириягә киткән, моны элегрәк эшләргә ниятләгән булган, әмма бераз стажы җитмәгән. Ә монда дивизион җыйган хәрби хезмәттәше килгән дә, “Барасыңмы”, – дип сораган. “Синең белән дөнья читенә дә барам”, – дигән Александр. 

Анда, чит-ят илдә, Сирия под­разделениесенә батареянең өлкән офицеры булып эләккән. Сирия дивизионында алты рус офицеры ­булырга тиеш булган, ләкин шулай килеп ­чыккан, бер ул гына булган.

– Апрель башында бардым, көндез урамда 20 градус җылы, төнлә 10 градуска кадәр салкын иде. Көннән-көн эсселәнә барды. Сириядә июнь ае – кайнар җил исә торган вакыт. Күләгәдә һава температурасы 52 градуска кадәр җитте. Өскә кигән формалар яхшы иде, бу үзебезне уңайлы хис итәргә мөмкинлек бирде, – дип уртаклаша Александр. – Телне белү белән читенлекләр булды әлбәттә, ә тулысынча сириялеләрдән торган батальонда  бер тәрҗемәче бар иде. Хезмәтем буенча кирәкле сүзләрне блокнотка язып бардым.  

Сириядән соң кабат Абхазиягә кайткан, ә узган елны 34 яшендә капитан вазифасында пенсиягә чыккан. Суворов медале белән бүләкләнгән. Ракета һәм артиллерия гаскәрләре көне Александр өчен – һөнәри бәйрәм. Әле тагын укыган елларында ук училищеда бәйрәм уңаеннан чаралар ­уздырылган.  
– Хәрбиләрнең шулай: ял булса, йә актив, бәйрәм булса, йә спорт, – дип шаярта ул. – Спорт ярышлары оештырылды, әле тагын Ракета һәм артиллерия гаскәрләре көне уңаеннан бүләкләү һәм хәрби тәртипне үзгәртеп тору турындагы боерыклар ­имзалана иде.

Хезмәт иткән еллар эчендә хәрби кешеләр арасыннан дусларым күп, ди ул. Алар Россиянең барлык почмакларында диярлек бар.

Әңгәмәбез ахырында Александр­дан мин, Ватан сүзе аның өчен нәрсә аңлатуын, сорамый булдыра алмадым. 

– Ватан минем өчен – ул минем илем, Тәтеш, әти-әни, якыннар һәм дуслар. Россия – минем илем, һәм мин үземне башка җирдә күрә дә алмыйм. Хәрби булыр өчен, һичшиксез патриот булырга кирәк дип саныйм, – диде ул. 

Фото: Александр Дубков архивыннан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев