Алтмыш ел бер сулышта
Олы Тормы авылында яшәүче Һадиябану һәм Рәшит Хисиевлар гаиләсе өчен быелгы ел истәлекле вакыйгага бай булды.
Алар бергә кулга-кул тотышып гомер итүләренең 60 еллык юбилеен – гәүһәр туйларын билгеләп үтте.
Хисиевлар бу еллар эчендә тормышның ачысын да, төчесен дә бергә татыганнар, бер-берсенә терәк булып, матур гаилә корганнар. Бүгенге көндә алар авылдашлары өчен чын үрнәк, яшьләр өчен зур тормыш мәктәбе булып торалар.
Һадиябану һәм Рәшит Хисиевларның нурлы йортына аяк басу белән, монда хөкем сөргән җылылыкны һәм татулыкны тоясың. Бүгенге көндә алар өч кызның кадерле ата-анасы, оныкларының яраткан дәү әтисе белән дәү әнисе. Яшьлек елларын искә алганда, аларның күзләрендә үкенеч түгел, ә горурлык чаткылары кабына.
Рәшит Җиһангир улы үзенең яшьлеген елмаю белән искә ала. Аның әйтүенчә ул вакытта заманасы башка була. Өйдә бер сум акчалары булмаса да, алар туй үткәрәләр. Тугыз пар җыелып гөрләтәләр кавышу көнен.
Һадиябану апа белән танышу тарихы да үзе бер кызыклы. Рәшит абый ГАЗ-51 машинасында чөгендер, ашлама ташып йөргәндә, күрше Келәш авылы кызына гашыйк була. Ике ай күрешеп йөргәч, мартның бер көнендә кәләшен үз авылына алып кайта.
– Ул чакта икебезгә дә 26 яшь иде, гаилә тормышына ныклы рәвештә аяк бастык. Бер-беребезне гомерлек яр итеп сайлаганга һич кенә дә үкенмибез. Менә алтмыш ел үтеп тә китте, сизелми дә калды, – диләр гаилә юбилярлары.
Хисиевлар гомер буе колхоз эшендә хезмәт куйганнар. Рәшит абый 45 ел эшләү дәверендә шофер да, бригадир да булган, Һадиябану апаның хезмәт стажы – 41 ел. Алар өчен иң зур бүләк – ул авылдашларының ихтирамы һәм балаларының игелеге.
Каенанасы Сария әби белән 32 ел бергә тату яшәүләре дә Һадиябану апаның сабырлыгы һәм олы җанлылыгы турында сөйли. Бүген алар үз куллары белән салып кергән, һәр бүрәнәсе үз туган якларының урманыннан китерелгән җылы йортта гомер итәләр.
– Әти белән әни безнең өчен үрнәк. Алар безне эш сөяргә, кешелекле булырга өйрәттеләр. Әтинең ныклы холкы, әнинең күңел җылысы, түземлеге безгә тормышта юл күрсәтүче маяк булып тора. Без, кызлар булсак та, әти белән әни безнең һәркайсыбызның тормышын көйләү өчен бар көчен куйды. Алар һәр эшебездә ныклы терәк булдылар, балаларыбызны үстерештеләр. Инде үзләрен тәрбияләр вакыт җитсә дә, без алар өчен һаман да бала әле. Хәзер дә безнең өчен борчылып, хәер-догаларын укып гомер итәләр. Аларның пар канатлы, исән-сау булулары белән без бик бәхетле, – дип уртаклаштылар Һадиябану апа белән Рәшит абыйның кызлары, кадерле кешеләренә чиксез рәхмәтләрен җиткереп.
Хисиевлар өчен тормышның төп байлыгы – ул ярты гасырдан артык сакланган күңел җылысы һәм бер-берсенә булган олы хөрмәт.
Фото: Люция Вилданова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев