Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Кешеләр

Ана – бөек исем...

Тәтешле Наталья Дубровина үзенең балалары белән бәхетле.

(Тәтеш, 25 ноябрь, Тәтеш таңнары, Галина ТАҖЕТДИНОВА).Наталья Петровнаны шәһәрлеләр һәм районда яшәүчеләр күбесе югары класслы табиб-стоматолог буларак белә, ул эшендәге осталыгы өчен кешеләрдән ихлас рәхмәт сүзләрен еш ишетә. Әмма үз балаларының һәр көнне әйткән ярату һәм җылылык бөркеп торган сүзләре аның өчен иң мөһиме булып тора. “Алар минем бик назлылар”, – ди әңгәмәдәшем.

Чөнки ул үзе дә актив, аралашучан, киң күңелле кеше, аның ундүрт яшьлек улы Тимур, биш яшьлек Игорь һәм ике яшьлек Софья да шундый ук сыйфатларга ия.

“Без кунакларны яратабыз, өйдә утырырга яратмыйбыз, безнең өчен ял – бу сәяхәт итү, урманга, Идел буена бару, дөнья шундый зур һәм анда кызыклы нәрсәләр дә шулкадәрле күп”, – дип илһамланып уртаклаша Наталья Пет­ровна.

Зирәк хатын-кыз үз балаларын тәрбияләүдә өстенлекләрне дөрес итеп куя белә.
Мәскәү янына Бородино сугышы реконструкциясенә бару алар өчен зур вакыйга булган, чөнки мөһим бәрелеш турындагы хис-кичерешләр күңелдә уелып кала, ватанпәрвәрлек, Ватанга мәхәббәт арта. “Киемнәрне үзебез тегәбез, тукымалар табигый – киндер, постау, әле тагын кайдан да булса  чабаталар табасы иде, – ди кайгыртучан ана. – Тимур 21нче полк егере мундирында иде, Игорь – кресть­ян малае, ә мин – сарафаннан”.

Полк барабанчысы булырга хыялланган олы улы балалар сәнгать мәктәбендә барабан таякчыкларын җиңел генә йөртергә өйрәнә, моннан тыш фортепианода уйный, матур итеп бии. Яшүсмер спортка да шактый вакытын бүлеп бирә, Тәтештәге стендка ату мәктәбендә шөгыльләнә. Игорь көрәш һәм йөзү белән мавыга.

Ике ир туганга спорт дәресләре көчле һәм түзем булырга ярдәм итә. Бу Марий Элдагы Юшут елгасы буйлап йөзгән вакытта бик тә кирәк. “Май бәйрәмнәрендә – елга буйлап традицион туристлык походы, бу тынлык, – ди Наталья. – Шулай да чын ир-егетләрне игътибарлылыкка, сабырлыкка һәм үз-үзен кулда тотарга өйрәтә”.

Балаларның мәктәп тормышы – бу уку гына түгел. Алар җиңеп чык­кан “Дус сыйныф серләре” бәйгесе мәктәп укучылары һәм аларның ата-аналары өчен чын маҗарага әйләнгән. “Без балалар белән шактый якынайдык”, – ди проектның актив катнашучысы.
Наталья балаларын тәртипкә, мөстәкыйль булырга өйрәтә. Эше тыгыз булганда, Тимур җиңелчә иртәнге аш әзерләргә булыша һәм бөтен гаиләне тукландыра. Әниләре пешергән ризыклардан иң яратканы – пироглар, эчлеге нинди булуы әһәмиятле түгел, иң мөһиме – чын күңелдән әзерләнгән.

Наталья Петровна тормышның мәгънәсе нәрсәдә дигән соравыма, уйлап та тормыйча, болай диде: “Балаларда”. Нәкъ тә менә шуңа күрә дә ул теләсә нинди тормыш хәлендә калганда йөклелекне саклап калу яклы. “Өч хатын-кызны ялгыш адым ясамаска һәм бала тудырырга инандыра алуымны, ике баланың исем анасы булуымны үземнең зур казанышым дип саныйм. Һәм хәзер аларның әниләре миңа бик рәхмәтле, мин алар өчен чиксез сөенәм”, – диде ихлас итеп ягымлы елмайган Ана.

фото Наталья Дубровинаның гаилә архивыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев