Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Аңа “Мисс Марпл” диләр

Хезмәт ветераны Надежда Рычакованың тормыш тәҗрибәсе зур Болгарда туган Надя Калисанова Тәтешкә 1968 елда педагогика училищесына укырга килгә

Аны тәмамлагач, юллама буенча Чүпрәле районына эләгә, әмма мәктәптә нибары бер ел гына эшли. Аның дусты Николай Рычаков аны кайтырга күндерә. Аңа кияүгә чыга, ә һөнәре буенча эш табылмый. Халык судында, милициядә – балигълык яшендә булмаучылар эшләре буенча инспектор, 8 елга якын – кадрлар буенча инспектор, 1990 елдан  Тәтешнең район Советы каршында эшләп килүче балигълык яшендә булмаучылар эшләре буенча комиссия секретаре булып хезмәт куя. 1997 елда Надежда Рычакованы социаль яклау бүлегенең өйгә барып социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире итеп билгелиләр, өч ел эшләгәннән соң ул социаль яклау идарәсенең әйдәп баручы белгече була. 

– Үзләренең проб­­ле­ма­лары белән мөрә­җәгать итү­челәрнең һәркай­сын хәтерлим, – ди әң­гәмә­дә­шем. – Эшләү алымнары һәм төрләре үзгәрде, әмма бер нәрсә үзгәрешсез булды – ярдәмгә мохтаҗ барлык кешеләргә игътибар һәм игелекле мөнәсәбәт.  
Ул лаеклы ялга чыкканчыга кадәр бергә эшлә­гән хезмәттәшләре аның ярдәмчел, игелекле, җавап­лы булуы турындагы сыйфатларын билгеләп үтәләр.

– Надежда Николаевна үзенең рух күтәренкелеге, хезмәт сөючәнлеге белән безнең барыбызга да көч өстәп торды. Без үзара аны “Мисс Марпл” дип йөрт­тек. Ул, Агата Крис­ти романнарындагы һәм хикәяләрендәге персонаж кебек, кырыслыгы һәм киң күңеллелеге белән аерылып торды. Үзенә җәлеп итеп торучан, шаярту сәләтенә ия, хәтере гаҗәеп яхшы. Барысын да белде һәм һәр нәрсәдә тырышып хезмәт куйды, эшнең иң асылына төшенгәнчегә кадәр җиткерә иде. Аның өчен чит кеше кайгысы дигән төшенчә булмады, һәркемгә булышырга омтылды, үз эшенә чын күңелен бирде, – дип уртак­лаша Лилия Анисимова. – Аның активлыгына һәм көч-кодрәтенә хәзергә кадәр сок­ланабыз. Аның кебекләр турында: “Аңардан үрнәк алабыз!” – диләр.

–     Ольга Илларионова җитәк­челегендә дус команда булып эшләдек. Социаль хезмәттә – баш­каларның язмышына битараф булмаган искиткеч кешеләр эшли. Башкача була да алмый, һәркемнең дә түземлеге җитми, – дип дәвам итә ­Надежда ­Рычакова.
Пенсиядә булса да, ул шундый ук актив булып кала бирә, аның тәҗрибәсе, белеме һәм зирәклеге “Көмеш волонтерлар” хәрәкәтендә кулланылыш тапкан, аның эшчәнлеген халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтүче “Тәтеш балкышы” үзәгендә рәхмәт сүзләре белән билгеләп үтәләр.

– “Вдохновение” коллективында ун ел бию белән шөгыльләндем. Хореографыбыз Надежда Гришина безне бөтен нәрсәгә өйрәтте, номерлар уйлап чыгарды. Без атнага ике тапкыр кабатларга йөрдек. Бик матур костюмнар тектердек. Аралаштык. Бик кызыклы иде, үз яшебез, ниндидер көнкүреш мәшәкатьләре турында оныта идек. Көч бары тик өстәлеп кенә торды, – дип сөйли әңгәмәдәшем. 

Әле тагын ул ыргак белән бәйләү шөгылен тапкан. Кул эшләрен яратучы әйтүенчә, челтәрләп үрү аңа гаять зур канәгатьлек китерә, барлык ахирәт­ләренә һәм танышларына бизәкле келәмнәр бүләк итү – тагын да күбрәк шатлык өсти.
Надежда Николаевна күп вакытын үзенең җир кишәрлегендә үткәрә, анда иртә яздан һәм беренче кар төшкәнчегә кадәр һәрчак эш бар. 

– Социаль хезмәткәр булу җиңел түгел, бу һө­нәрне күңел кушуы буенча сайлыйлар, – дип бел­дерә хезмәт ветераны. – Социаль өлкәне эш дип тә әйтеп булмый, биредә әрнү-сагышны уртаклаша, ярдәм итә белү мөһим, моның белән беррәттән социаль хезмәтләрнең тулы җыелмасын күр­сәтергә кирәк. Мин социаль өлкәдә эшләгән вакытта, бернигә дә карамастан, бәхетле идем. Кемгәдер файда ки­терсәм, игелекле гамәл эш­ләсәм шатлык хисләре ки­чердем. Ә игелек кылган өчен бүләк, фәлсәфәче Эмерсон әйтүенчә, ул бу га­мәлнең башкарылуында.   
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев