“Анда – барысы да үзебезнекеләр!”
Махсус хәрби операция 2022 елның февралендә башланды, ә инде шул елның көзендә шәһәрле Елена Горбунова волонтерлык эшчәнлегенә кушылган.

– Ничек шулай килеп чыкканын үзем дә белмим. Волонтерлык белән башта минем кызым Ольга шөгыльләнә башлады. Һөнәре буенча ул инженер, Казанда яши һәм эшли, шулай да безнең солдатларга ярдәм итүне оештыруга бик күп вакытын багышлый. Ул Казанда гуманитар ярдәм пункты ачты, яшеренү челтәрләре үрә һәм аларны районнардан Казанга алып кайта, трусиклар кисә, яшелчәләр һәм яшел тәмләткечләр киптерә. Ул хәтта йортындагы ачкычны да келәм астына гына куеп калдыра, чөнки ул юк чакта кемдер гуманитар ярдәм китерергә мөмкин, – дип уртаклаша Елена Егоровна. – Мин аңа: “Оля, авыр, ташла. Синең ике балаң бар, аларга игътибар кирәк”, – дим. Ире аңа: “Әйдә ремонт ясыйбыз”, – ди. Ә ул: “Махсус хәрби операция беткәч, ясарбыз, хәзер вакыты ул түгел”, – дип әйтә. Кияүгә рәхмәт, аңлап кабул итә.
Без сөйләшкән вакытта Елена Егоровнага шалтыраттылар. Ир-ат тавышы чираттагы гуманитар ярдәм кайчан җибәрелергә ниятләнүенә, кайсы юнәлештә икәнлегенә ачыклык кертте, аңа ир туганы өчен Горловка поселогына посылка тапшырырга кирәклеген әйтте. Мондый шалтыратулар хатын-кыз өчен – гадәти хәл. Горловкага кайчан машина барасын төгәл белер өчен, ул шунда ук каядыр хәрби часть номерын һәм торак пунктның исемен җибәрде.
– Махсус хәрби операциядә якыннарыңнан кем дә булса катнашамы дип еш сорыйлар миннән. Туганнарымнан безнең анда беркем дә юк, ләкин анда – барысы да үзебезнекеләр! – дип сүзен дәвам итә Елена Егоровна. – Хәзер мин үзем дә барысын да ташлап китә алмыйм. Кызлар (автор искәрмәсе – “Ана йөрәге” төркемендәге тарафдарлары) мине орышалар, “Син нигә барысын да үз өстеңә аласың?” – диләр. Ә мин башкача булдыра да алмыйм. Тукымалар ята – минем трусиклар кисәсем килә, бакчада эш бар, төргәге белән сөлгеләр ята, аларны таслап куярга кирәк. Районда яшәүчеләрнең күбесе ярдәм итә, әмма кемдер гаеп тә итә. “Солдатларга акча түлиләр ич, аларга нәрсәгә булышырга?” – диләр. Әмма күз алдына гына китерегез әле, йортларыбызда су, газ, ут бар, ә алар анда окопларда. Киң күңелле кешеләр бар, шәһәрлеләр генә түгел, шулай ук Иоковода, Урюмда, Татар Бидәңгесендә, Олы Тарханда яшәүчеләр дә ярдәм итә. Без бит үзебез өчен түгел, уртак эш өчен тырышабыз.
Елена Егоровнаны кызы Ольга челтәрләр үрергә өйрәткән, ул инде, үз чиратында, әлеге эшкә тәтешлеләрне дә өйрәткән. Мин барган көнне дә “Ана йөрәге” төркемендәге хатын-кызларның әлеге шөгыль белән мәшгуль вакытларына туры килдем.
– Челтәрләр үрү өчен 26 мең сумга әйберләр сатып алдык. Хәзер шакмаклар зур, тизрәк үрелә, беренче вакытларда кечкенә иде. Челтәрләрне төсе буенча төрле-төрлеләрне үрәбез. Кышын – акларны, җәен – үлән төсендәгеләрне. Материалны Интернет аркылы кайтартабыз. Финанс ягыннан проблема, акча җитми, – дип билгеләп үтә Елена Егоровна. – Ә челтәрләр үрергә әллә нинди белем кирәкми.
Теләк кенә булсын. Хәтта балалар да булдыра. Безгә кайчакта оныклар булыша.
Хатын-кызлар гуманитар ярдәмне махсус хәрби операциягә генә түгел, шулай ук госпитальгә дә җибәрәләр. Әңгәмәдәшем сөйләгәнчә, күптән түгел генә заказ буенча дару эзләгәннәр, аны бары тик Краснодардан гына таба алганнар.
– Сугышчыларга һәркем ярдәм итә ала. Безнең алга таба да ярдәм итү теләге бик зур, ләкин район мәдәният йортына килүче киң күңелле кешеләр составы белән генә кирәкле эш күләмен һәрчакта да башкарып чыгып булмый. Әгәр сез ничек булышырга белмисез икән, килегез, без күрсәтербез, өйрәтербез. Читтә калмагыз, бары тик бергәләп кенә без әтиләребезгә, ирләребезгә, абый-энеләребезгә, улларыбызга зур булышлык күрсәтә алабыз. Үзегезнең кайгыртучан кулларыгыз белән ярдәм итеп, сез үзегезнең йөрәк җылыгызның бер өлешен бирәсез, моның белән сугышчыларга көч һәм ышаныч өстисез, аларның сугышчан рухи халәтен һәм җиңү хисен ныгытасыз, – дип билгеләп үтә Елена Горбунова.
фотоны Елена Горбунова тәкъдим итте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев