Аның күңеле челтерәп аккан чишмә суыдай саф
Келәштә яшәүче Дилбәр Ахманова Бөек Ватан сугышы уты аша узган Хайруллин Ярулла абый һәм медицина лейтенанты Суфия апаның кадерле беренче балалары була.
(Тәтеш, 29 апрель, “Тәтеш таңнары”).
– Бүген сүзем олы хөрмәткә лаек остазым, укытучым – Ахманова Дилбәр Ярулла кызы турында, – дип яза редакциягә җибәргән үзенең хатында Келәш мәктәбе мөгаллимәсе Сания Борһанова. – Әтисенең тирән мәгънәле мәзәкчәнлеге, әнисенең тыйнаклыгы, җыйнаклыгы, сабырлыгы кызларына мирас булып күчкән. Кечкенәдән тырышып укып, мәктәп эшләрендә актив катнашып, киләчәктә укытучы булырга хыялланган кызның теләкләре Тәтеш педагогия училищесын тәмамлагач тормышка аша. Ул Олы Тормы авылы сигезьеллык мәктәбенә рус теле һәм әдәбияты укытучысы итеп билгеләнә. Җиң сызганып эшкә керешә яшь укытучы. Үзенең бөтен яшьлек дәртен укучыларда рус теленең бөеклеген, күркәмлеген матурлыгын, гүзәллеген тоярга, аның байлыгына сокланырга, горурланырга; әдәбият дәресләре аша туган җиребезгә, халкыбызга мәхәббәт булдыруга, тирә-ягыбыздагы матурлыкны тою, кешеләрне аңлый белү, гаделлек, намуслылыкны күрү, игелеклелек, тәвәккәллек, батырлык һәм кыюлык тәрбияләүгә бирә.
Сания Ибраһим кызы уртаклашканча, Дилбәр апаның язмышы 1970 елдан алып 2010 елга кадәр мәктәп, балалар белән аерылгысыз була.
Кырык ел... Шул вакыт эчендә читтән торып Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлый. 1971 елны Келәшнең асыл егете Ахманов Хәбир белән гаилә коргач, эшен туган авылы мәктәбендә дәвам итә. Бергә өч егет тәрбияләп үстерәләр. Халык әйтсә, хак әйтә: “Алма агачыннан ерак төшми” – уллары да менә дигәннәр, югары белем алып, үзләре сайлаган һөнәр ияләре булып эшлиләр. Быел август аенда гаилә учагы кабызуларына да 50 ел була!
Ә тормыш китабының битләре бер-бер артлы ачыла баралар...Күп еллар мәктәп директорының укыту-тәрбия урынбасары, пионерлар әйдәманы, оста агитатор, сәхнә активисты, коммунист, авыл Советы депутаты, авылның халык контроле оешмасы рәисе – санап бетергесез алар. “Кушкач, эшләргә кирәк” девизы астында Дилбәр апа боларның барысына да өлгерә. Оста оештыручы, анализлау сәләте булганга аңа ике тапкыр авыл Советы җитәкчесе булырга тәкъдим итәләр. Мәктәптән аерылып китәсе килми аның. Балаларга мәхәббәте карьерадан көчлерәк булып чыга!
– Бүгенгедәй хәтеремдә, 1979 елның августында юллама белән Келәш авылы мәктәбенә эшкә җибәрелдем. Хыялларым зурдан: тормышымны балалар укытуга багышларга, класс җитәкчем Әмирова Эльза апа үрнәгендә, олпат укытучыларым Вәлиева Сания, Ахманова Мансура, Нургалиева Әминә, Садыйкова Гайшә, Галимҗанова Наилә апалар кебек чын укытучы булу. Мәктәп алдына килеп җиттем дә, туктап калдым. Булдыра алырмынмы? Коллектив ничек каршы алыр? Шулчак ишектән Дилбәр апа күренде:
– Әйдә, сеңлем, түрдән уз, бергә эшләрбез. Без бит синең белән коллегалар, – диде.
Өстемнән авыр йөк төштеме, җиңел сулап бусага аша эчкә уздым.
Дилбәр апаның кулы җиңел булды. Хезмәт юлымда һәрчак яхшы кешеләр генә очрап торды, коллектив белән дус-тату яшәдем. Ә үрнәгем күрше кабинетта гына иде. Дилбәр апа искиткеч гади, ихлас, аралашыр өчен ачык кеше. Аның белән без теләсә нинди темага рәхәтләнеп сөйләшә, борчыган сорауларыбызга җавап таба алабыз, ул һәрчак яхшы киңәшләрен бирер.
– Һәрвакыт матур уйларга тырышыгыз. Матур уйлар матур эшләргә илтә, – дип әйткәне хәтеремә уелып калган.
Остазымның чын күңел белән балаларга дәрес аңлатуы, әдәби әсәрләрне төптән анализлаулары, шигырьләрне сәнгатьле итеп яттан сөйләве сокландыра иде. Ә язуы... Һәр хәрефе үзенчәлекле, беркайчан да ашыгып язмас – матур итеп энҗе тезәмени. Шунысы да бар, караламага язганда да бөтен язу кагыйдәләренә туры китереп язып куя. Китап-дәфтәрләр үз урыннарында, таблица-журналлар номерлап тасланган. Дилбәр ападан берәр нәрсә сорап керсәң, эзләргә тотынмый, туп-туры бара да, алып та бирә. Төгәллегенә искитәрлек!
Эшли башлаганнан алып, хезмәтенең соңгы көннәренә кадәр класс җитәкчесе булган Дилбәр апаны укучылары рәхмәт сүзләре белән генә искә алалар.
Дүртенчедән алып сигезенче сыйныфка кадәр әниләре күк булган апалары турында Галимова Гөлсинур болай ди:
– Дилбәр апаны без бик яраттык. Ул да без диеп яшәде, һәрберебез аның кайгыртуын тойдык. Сыйныф булмәсе һәрвакыт чиста, өс-башыбыз пөхтә булырга тиеш иде.
– Сезнең турында начар сүз ишетелмәсен. Кызарырга мәҗбүр итмәгез мине, – дип кабатлавы үзебезне тәртиплерәк булырга, уйлабрак эш итәргә этәргәндер: атналык йомгаклау линейкаларында безне күбрәк яхшы яктан атыйлар иде. Апабыз һәр нәрсәне булсын диеп эшләде, безне дә шуңа өйрәтте.
Хәтеремдә, кечерәк сыйныфта Дилбәр апа безгә матрешкалар турында җыр өйрәтте. Яңа сарафаннар да киеп алгач, бик матур килеп чыкты җырыбыз. Бәйрәм көнне сәхнәгә чыгып тезелгәч, ык-мык иттек тә, җырны башлый алмыйча, борылып чыгып киттек.
– Беренче авырлыктан ук куркып калдыгыз. Яле, яңадан җырлап карагыз, – дип Дилбәр апа безне янә чыгарып җибәрде. Җырны яхшы итеп башкарып кердек. Кечкенә генә, ләкин бу җиңү иде. Апабыз менә шулай һәрбер башлаган эшне ахырына кадәр җиткезергә тиешлекне йөрәккә сеңдерде.
Искиткеч тырышлык һәм үҗәтлек белән яңалыкка омтылучан, заман сулышын тоеп эзләнүчән Ахманова Дилбәр Ярулла кызы үзенең алдынгы эш тәҗрибәсе белән район укытучылары арасында бик күпләргә билгеле шәхес.
Ул үз фәненең белгече генә түгел, төрле сораулар белән мөрәҗәгать иткәндә төпле киңәшләр бирүче остаз да.
Иң әһәмиятлесе шул: аның олы йөрәге һәр кеше өчен дә ачык, ә күңеле челтерәп аккан чишмә суыдай саф.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев