Аның рухи көче – күпләргә үрнәк
Олы Шәмәктән 90 яшьлек Ольга Фоминична Качайкина үзенең көч-кодрәте, тормышка күтәренке рухтагы карашы белән яшьләрне дә көнләштерерлек.
“Большевик” колхозы бригадиры Фома Лашманов гаиләсендә 8 бала: 4 малай һәм 4 кыз булган, тугызынчы сабыйны аңа күрергә язмаган. Саубуллашканда ул йөкле хатынын кочаклап, 1941 елның декабрендә фронтка киткән һәм Сталинград янында хәбәрсез югалган. “Кайгылы хатны укып, әби күз яшьләрен түгеп сукырайган. 1943 елда яу кырында аның улы Герман һәлак булган, Семен белән Василий сугышта катнашкан. Сугыш елларында аңа дүрт кечкенә бала белән авыр булган, – ди Ольга Фоминичнаның кызы Мария Александровна. – Минем әни кызлардан иң олысы булгач, аңа һәрчак ярдәм итәргә тырышкан. Ул җидееллыкны уңышлы тәмамлап чыккан. Абыйсы Семен сугыштан соң Олы Шәмәк авыл Советында секретарь булып эшләгән, ул аны шәһәргә китәргә һәм бухгалтерлыкка укырга үгетләгән, әмма әни кечкенә сеңелләрен калдырып китәргә теләмәгән. Ә үзе, ни гаҗәп, нинди зирәк булды, безне, кызларын, белемле итте. Хәзер дә көлә әле, безнең авылдан бары тик ике юл алып барган – Тәтештәге педагогия училищесына һәм Буадагы – медицина училищесына. Бер юлдан бер кызын озаткан, тагын бердән – икенчесен. Мин менә шулай укытучы булдым, гомер буе математика укыттым, ә кыз туганым Галина кешеләрне дәвалый”.
Мария Александровна әнисе Ольга Фоминичнаның бөтен тормышын хезмәткә багышлавы, олы яшьтә булуга да карамастан, эшсез утырмавы, йорттагы барлык эшләрне үзе башкарырга теләве турында хөрмәт белән сөйли. Ярты гасырдан артык яшәгән ире (83 яшендә гүр иясе булган) белән өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Әбекәй өлкән буын кешеләренең күпчелеге кебек, күп авырлыклар кичергән, әмма алар хакында искә алмый, тормышка сөенеп яши. Киң күңелле, тыныч, игътибарлы кеше үзенең ярдәме кирәк булган һәркемгә булышырга тырыша. Әле тагын укырга ярата.
“Үзебезне хәтерләгәннән алып безнең гаилә район гәҗитен һәрчак алдырды. Хәзер кече ватаннан еракта, Тольяттида яшәсәк тә, без әнигә район гәҗитен яздырабыз. Ул аны кызыксынып укый, өстәвенә, күзлекләрсез. Үзенең абыйлары язмышы турында язылган мәкаләләрне (“Бер гаилә тарихы”, “Тәтеш таңнары”, № 86, 22.11.2019 ел) рәхмәтле итеп искә ала. Әниебезнең туган йорт җылысын саклап яшәвенә, безнең әти-әни йорты барлыгына чиксез шатланабыз”, – ди Мария Александровна.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев