Аның бәхете – балаларда
26 ноябрь – Әниләр көне.
Шәһәрле Талия Сәлаховага, үзенең ике баласыннан тыш, тәрбиягә алган тагын җиде бала “әни” дип әйтә.
Хатын-кыз ире белән тәрбиягә бала алырлар дип уйлап та карамаган, әмма ул үзе белдергәнчә, күп балалы гаилә аларның икесе өчен дә – гадәти күренеш.
– Келәштә тудым, без гаиләдә бишәү идек, – дип сөйли Талия Сәлахова. – Әни белән әти колхозда хезмәт куйдылар, алар безне эш сөючән, ярдәмчел булырга, олыларны хөрмәт итәргә өйрәтеп үстерделәр. Иремнең гаиләсендә 8 бала үскән, шуңа күрә гаиләгә бала алу гадәти хәл буларак кабул ителде.
Сәлаховлар гаиләсендә башта Чулпан, аннары Айрат туа. Ир белән хатын кыз һәм малай булсын дип хыялланган да була.
– Балалар безгә шатлык өстәп үсте, һәр нәрсәдә ярдәм иттеләр, тормышта бер нәрсә дә бушка бирелмәвен аңладылар, татлы ризыклар һәм бүләкләр алу өчен түгел, ә моның шулай кирәк икәнлеген белеп эшләделәр. Бездән мактаулар сирәк булды, чөнки әгәр еш мактап торсаң, аның кадере бетә, ә моңа ирешергә кирәк, – дип белдерә Талия ханым.
Балаларының үсүен сизми дә калганнар, һәм кызларына – укырга, ә улларына армиягә барырга вакыт җиткәч, Талияне “балалар китү белән гаилә җылысы суына башламасмы соң” дигән уй биләп алган.
– Миңа нишләргә икәнлеген күз алдына да китерә алмадым, – ди ягымлы хатын-кыз. – Бервакыт дустым Резидә Хисамова белән очраштык, бу хакта аның белән дә уртаклаштым, ул тәрбиягә бала алырга киңәш итте. Мин булдыра алмыйм дидем, әмма ул барысы да яхшы булачак дип әйтте. Ирем вахтадан кайткач, аның белән киңәшләштем, ул да, балаларыбыз да риза булдылар.
Талия ире белән опека үзәгенә баргач, бер кыз алырга өметләнгәннәр, әмма аларга анда бер гаиләдән өч баланы тәкъдим иткәннәр. Хатыны баш тарткан, ә ире фотолар карап калган. Ләкин бераз көтеп торгач, Талиянең кызыксынуы өстен чыккан. Ул бүлмәгә кергәч, мониторда ике кыз һәм бер малайны күреп алган, шул чакта йөрәге “безнекеләр” дип эндәшкән.
– Ярты елдан соң ирем сабыйларны алып кайтырга китте. Алдагы төнне йоклый алмадым, очрашу ничек булыр дип борчылдым, иртә таңнан тордым да тәмле ризыклар пешерергә тотындым, аларны сыйлыйсым килде. Һәм менә алар өчәүләшеп машинадан чыкты да, минем муеныма сарылдылар, “әни” диделәр, кочакладылар, мин бик дулкынландым, елап җибәрдем, – дип уртаклаша Талия ханым. – Шулай бергә яши башладык, балаларым аларны якын иттеләр. Хәзер инде Слава Казанда яши һәм эшли, фатир алды, Соня шушы ук йортта башка катта яши, аның да шулай ук үз гаиләсе бар. Таня Чистайдан торак алды, ире белән 6 сабый үстерәләр. Әлеге балалар буй җиткәч, тагын берүзем калам дип курыктым. Ирем белән киңәштек тә, кыз бала алырга булдык. Кабат опека органына мөрәҗәгать иттек, безгә ике, дүрт, алты һәм сигез яшьлек дүрт кыз сайлап куйганнар. Без Казанга киттек, аларны күргәч, хәйран калдым – каршымда дүрт курчак басып тора – кечкенәләр, зур күзлеләр, озын кара чәчлеләр. Шул арада документлар рәсмиләштердек һәм аларны алып кайттык. Тәрбиягә алган олы балалар әле китмәгән иде, бер ел 7 бала белән яшәдек. Хәзер, ни аяныч, ирем вафат, минем янымда тәрбиягә алган 2 бала белән улым калды. Бәхетем – балаларда, күңелемнең, йөрәгемнең бер өлеше – аларда. Мин бай әби, үз балаларымнан – 3 һәм тәрбиягә алган балалардан 8 оныгым бар. Мин аларның кунакка кайтуларын көтәм, пироглар пешерәм, мунча ягам, барысы да мине әби дип йөртәләр. Кайткан чакта балалар бүләкләр алып кайталар, ләкин мин аларга бүләкләр дә, матди кыйммәтләр дә, акча да кирәкми дип әйтәм. Иң мөһиме – аларның хөрмәте. Һәм алар бу хакта әйткәндә минем күзләрем яшьләнә. Балаларымның уңышлары, аларның җитешлеге, күңел җылылыгы һәм, әлбәттә, яратуы – минем өчен иң зур бүләк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев