Анжела Рәхимова: Кешеләргә ярдәм итү – минем бурычым, дип саныйм
------
Анжела Рәхимова, наркология бүлмәсенең медицина шәфкать туташы:
– Кешеләргә ярдәм итү – минем бурычым, дип саныйм. Минем холкымда мәрхәмәтлелек, башкалар кайгысын аңлый белү, киң күңеллелек кебек сыйфатлар өстенлек итә, шуңа күрә мин үземне медицинада тормышка ашырырга булдым.
Тугызынчы сыйныфтан соң медкөллияткә укырга кердем, аны тәмамладым. Кияүгә чыктым һәм декрет ялыннан соң үзәк район хастаханәсенә эшкә килдем, биредә инде ел ярым хезмәт куям. Минем эшем һәм монда хезмәт куючы кешеләр турындагы беренче хис-кичерешләрем хак булып чыкты. Табиб Наталья Анатольевна Ляченкова мине ягымлы итеп каршылады. Ул үзенең хезмәтендә кырыс һәм таләпчән булса да, ярдәм итүдән беркайчан да баш тартмый, мин дә һөнәри эшчәнлектәге нечкәлекләрне сорарга кыенсынып тормыйм, бу да шулай ук миңа белгечлеккә ия булуда ярдәм итә. Хезмәттәшем шәфкать туташы Галина Николаевна Кокина берничә дистә елдан бирле хезмәт куя, эш барышында ул да шулай ук миңа киңәшләрен бирергә әзер.
Эшем миңа ошый, шулай да төрле вакытлар булгалый. Минем карамактагылар гади түгелләр – алкоголь һәм наркотик бәйлелеге булган кешеләр. Аларның алкоголь һәм наркотик психозлары башланган очракта, алар белән аралашуы бик авыр. Авыру белән сөйләшкәндә сабырлык, түземлек кирәклеген аңлыйм, аларны тынычландырырга, аралашканда уңай нәтиҗәләргә ирешергә тырышам. Эшчәнлегем буенча миңа сырхауларны Казанга хастаханәгә салу өчен озата барырга туры килә, бәйрәм һәм ял көннәре, көннең һәм төннең теләсә нинди вакыты булуга да карамастан, бу очракта инде берни дә эшләп булмый, кешеләргә медицина ярдәме кирәк һәм мин булышлык күрсәтергә тиеш. Бездә коллектив дус, бина бик яхшы итеп яңартып төзекләндерелгән, безнең хезмәт күрсәтүче эшчәннәр ярдәмендә һәрбер җирдә дә чисталык, пөхтәлек урнаштырылган. Бүлмәбез әйбәт, минем аерым эш урыным бар, авыруларны кабул итәм, исәп-хисаплар ясыйм, шактый күләмдә электрон эшләр башкарам. Медицина шәфкать туташы булырга уйлагач, мин моңа әзер идем инде һәм мин дөрес юлны сайлаганмын булып чыкты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев