Армия хезмәте – тормыш тәҗрибәсе кебек
Шәһәрле Максим Васин армиядә хезмәт итәчәгенә балачактан ук ышанган була.
(Тәтеш, 30 сентябрь, «Тәтеш таңнары», Елена КАЛАШНИКОВА (автор фотосы)). РФ Коры җир гаскәрләре көне алдыннан без “Барс” спорт-сәламәтләндерү комплексына барып кайтырга уйладык.
Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тренер булып яшь ир-егет эшли, ул Самара өлкәсендә урнашкан элемтә бригадасы взводында нибары дүрт ел элек кенә армия хезмәтен үткән.
“Башта полигонда йөртү күнекмәләрен тикшерүне уздым, аның нәтиҗәләре буенча һәрбер солдатка машина бирделәр, һәм аны ремонтлау белән алга таба үзебез шөгыльләндек. Беренче айларда авыр булды: тәртип, тәүлек сәгате башка”, – дип искә төшерә Максим.
Мин, армия хәлләреннән ерак торган кеше буларак, солдатларның ничек итеп яка тегүләрен, аяк чолгауларын бәйләүләрен, кирза итек киеп йөрүләрен телевизордан күргәнлектән, яшь егеттән шул хакта сорыйм. Моңа ул елмаеп куйды, һәм солдатларның шактый гына заманча өс һәм аяк киемнәре киюләрен әйтте. Дөрес, кирза итекләрне исәптән сызып атмыйлар, Максим белдерүенчә, алар бик уңайлы икән, ә якаларны алыштырып тегү сакланып калган традицияләрнең берсе булуы ачыкланды. Хезмәт итү еллары дәвамында яшь егетнең вазифасына элемтә бригадасын матди-техник яктан тәэмин итү дә кергән: моннан тыш, корал белән эш йөртә белергә дә кирәк булган, моның өчен даими рәвештә ату күнекмәләре үткәрелгән. Йөздән күбрәк чакрым ераклыкны машиналарда узарга туры килгән, әмма кырга чыгулар Максимның хәтеренә аеруча да уелып калган. “Кышын авыррак булды. Кайчакларда кырда айдан артык яшәдек, көнкүрешне җайга салыр өчен генә дә бер атнага якын вакыт үтә иде. Палаткаларны үзебез урнаштырдык, агач идәннәр түшәдек”, – дип сөйли ул.
Яшь егет хезмәт иткән взвод утыз солдатка исәпләнгән, барлык элемтә бригадасы буенча Татарстаннан егетләр шактый булган. Ләкин шуларның берсе, Вадим белән, ул әлегә кадәр шалтыратышып, Интернет аша аралашып тора.
“Армия хезмәте – ул аерым бер тәҗрибә, гадәти тормышта һәрвакытта да өйрәнеп булмый торган сабакны бирә: үз-үзеңне тәртипкә салу, кайчакларда тизрәк фикер йөртү һәм карарлар кабул итү”, – дип саный Максим. Һәм егет бер ел гомеренең армия мәшәкатьләре белән үтүенә һич кенә дә үкенми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев