Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Кешеләр

Ата-бабалары җирендә эшлиләр

“Новая Заря” авыл хуҗалыгы предприятиесе игенчеләре уңышны урып-җыялар һәм көзге чәчүгә әзерләнәләр.

Хуҗалык җитәкчесе Илһам Хисамов хуҗалыкның ындыр табагында эшләүче Вазыйх Гыйззәтуллин белән Альберт Мусин турында болай диде:

– Язын алар икесе дә тырмаладылар, чәчтеләр, тракторларда эшлиләр. Аннары Вазыйх тракторын куйды да, азык җыю комбайнын эшләтеп җибәрде һәм терлек азыгы әзерләүгә кереште, беренче чабымны тулысынча алар әзерләделәр. Урып-җыю вакытында ындыр табагында эшлиләр. Ашлык күп килә, ул сортларга аерып алына, зарурилык булганда аны орлык­лык материалга яки товар ашлыгына җибәрәләр.

Вазыйх ­Гыйззә­тул­лин Олы ­Тормыда туып-үскән.
– Мин 2019 елдан инде пенсиядә, ләкин эшсез тора алмыйм. Олы Шәмәк мәк­тәбенең югары сыйныфларында чакта безгә “Машина ­белеме” фәнен укыттылар, без тракторларның төзелешен өйрәндек, аларны йөртү буенча тәҗрибә дәресләре дә үткәрелде. Мин имтиханны уңышлы тапшырып, тракторчы-машинист таныклыгы алдым, үз һөнәремне шул рәвешле үзләштердем дә. Армиядә хезмәт итеп, туган авылыма кайттым, гаилә кордым. Биредә ата-бабаларым җире булгач, мин авыл хезмәтенә күнеккән. Быел үз тракторым белән безнең хуҗалыктагы барлык бөртекле культураларны чәчтем. Язын сөрдем, культивацияләдем, терлек азыгы уру комбайнында азык әзерләүдә катнаштым. Кукуруз өлгергәч, кабат комбайнга утырачакмын. Быел кукуруз уңды – биек, нык, чәкәннәре тулы авырлыклы. Ә августның беренче ункөнлегендә көзге чәчү башлана, киләчәк ел уңышына нигез салачакмын, – диде ­Вазыйх Вәкил улы.   

Альберт Мусин:
– Мин үзем олытормылы, биредә тудым, укыдым, армиядән соң эшләргә калдым. Кырда мин инде 13 яшьтән үк,  комбайнчы ярдәмчесе булып башладым. Ул вакытта тәҗрибәле игенче Геннадий Васильевич Павлов минем остазым булды. Башта безгә аралашуы бик җиңел булмады, мин татар мәктәбендә укыдым, шуңа да русчаны бик үк аңлап бетерми идем, ә ул – татарчаны, шулай да эш барышында бер-беребезне аңладык, уртак хезмәт берләштерде. Соңыннан Монастырский СПТУында киң профильле механизатор белгечлеге алдым, автомәктәптә машина йөртүчегә укыдым. 1990 елда җирле колхозга механизатор булып урнаштым, шуннан бирле эшлим. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев