Авыл кешесе Любовь Иванова бәйләргә, чигәргә ярата.
Удельное-Нечасоводан Любовь Николаевна кул эшләре белән балачактан ук шөгыльләнә.
(Тәтеш, 14 декабрь, “Тәтеш таңнары”). Удельное-Нечасоводан Любовь Николаевна кул эшләре белән балачактан ук шөгыльләнә.
– Элек һәр хуҗалыкта терлекләр күп, сарыклар да бар иде, – дип сөйли ул. – Аларның йонын үзебез алдык, бәйләү җебен гомер-гомергә үзебез әзерләдек. Өебездә кулдан җеп эрләгеч бар иде. Әнием Галина Ивановна бик оста, тиз итеп эрләде. Әгәр оекбашка кирәк булса җепне – калын, әгәр бияләйгә булса нәзегрәк итеп эрләде. Бәйләргә мине әни һәм апалар өйрәтте.
Аннары, кияүгә чыккач, аңа үз куллары белән кием әзерләү осталыгының кирәге чыккан – ире һәм балаларына башмаклар, оекбашлар, киемнәр бәйләгән. Ике бәйләмле җылы өс киеме күптән түгел бертуганының кызына ошаган һәм аңа бүләк иткән, авыл хатын-кызы үзе өчен дә кышын кияргә озын һәм җылы өс киеме бәйләгән.
– Хәзер бәйләү җепләренең ниндиләре генә юк, – ди Любовь Николаевна. – Шулай да миңа бигрәк тә кызыл, ак һәм кара төсләр ошый, гадәттә ак белән кара, кызыл һәм ак төсләр аеруча матур күренә. Гадәти бизәкләрне кулланам һәм үзем дә уйлап чыгарам, фикерлим һәм нәрсә килеп чыгасын инде беләм, күз алдына китерәм, аннары куллар белән эшлисе генә кала.
Ивановларның иркен йортларында матур итеп бизәлгән почмак – йорт учагын саклаучының эшләре урнаштырылган урын бар. Биредә крестиклап, сәйләннән, ялтыравыклы укалы җепләрдән чигелгән картиналар элеп куелган.
– Аларга карап хозурланам, күңелем дә сөенә, йөрәгем дә канатлана, – ди Любовь Николаевна.
Аның коллекциясендә – 30дан артык кул эше – ул аларның һәрберсенә үзенең җан җылысын өстәгән. Анда табигать күренешләре дә, еракка сузылган юл, өч тәрәзәле авыл өе, көнбагышлар, тавык һәм чебешләр белән әтәч – барысы да үзенеке, якын. Хатын-кызның иҗатында иконалар чигү аерым урын алып тора, аларда Русиянең рухи матурлыгы аерым бер төсмерләрдә чагыла.
– Менә Вера, Надежда, Любовь һәм аларның әнисе София, изге Алексий, күктәге фәрештәләр, – дип исәпли авыл хатын-кызы, – чиккән чагында, ничектер күңелгә тыныч, канәгатьлек хисләре туа.
Любовь Николаевнаның гаиләсендә кыз туганнары да кул эшләре белән шөгыльләнә. Алар кече ватанына кунакка кайткач, туганының иҗатын бәяләячәкләр, мактаячаклар, шулай ук үзләренең кул эшләре турында сөйләячәкләр, тәҗрибәләре белән уртаклашачаклар.
Кызы Татьяна да әнисенә охшаган, бәйләүдән күңел рәхәтлеге ала.
– Ул тиз өйрәнде, күптән түгел генә ике көндә өч пар оек бәйләде, – ди канәгатьлек белән әнисе һәм бәйләгән әйберләренең һәрчак үзенчәлекле, кабатланмас, бернәрсә белән дә чагыштырып булмаслык җылылык, уңайлылык бүләк итүен әйтә.
Кул эшләренә күп вакыт һәм көч таләп ителә, шулай да Любовь Николаевна өчен иң мөһиме – үз хезмәтенең нәтиҗәсен, үз куллары белән ясаган матурлыктан якыннарының сөенүен күрү.
Любовь Николаевна үз осталыгын башкалар белән бик теләп уртаклаша, аны җирле мәдәният йортындагы халык иҗаты күргәзмәсендә кулларына бәйләү инәләре яки чигүле әйберләр тоткан килеш күрергә мөмкин.
– Мондый матурлыкны ясау алай ук авыр түгел икәнлеген күрсәтәсе килә, – ди ул, – теләк һәм тырышлык булса, барысы да уңышлы килеп чыгачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев