Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Авыл кешесе Юрий Егоркин теләсә нинди техниканы иярли

Журналистлар “Авангард” авыл хуҗалыгы предприятиесендә булдылар.

(Тәтеш, 20 май, “Тәтеш таңнары”).

Авыл кешесе Юрий Егоркин теләсә нинди техниканы иярли. 

Юрий Петровичның хез­мәт стажы – 30 ел, ул җир­лектәге колхозда мәк­тәп­не тәмамлаганнан соң, армиягә киткәнче үк, эшли башлаган.  

– Армиядә шофер булдым, калырга дип тә тәкъ­дим иткәннәр иде, лә­кин мин баш тарттым, туган йортка кайтасым килде, колхозда мине ул чакта яңа автобус көтә иде. Бу транспорт бик кирәкле булды: механизаторларны Тәтешкә “Сельхозтехника”га илттем, анда авыл хуҗалыгы техникаларын ремонтладылар, сыер савучыларны, балаларны – Ульяновскига, бервакытны дуңгызчы­лык фермасында эшләүче делегацияне Куйбышев өлкәсенә алып бардым, анда безнең алдынгылар үзләренең тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, кыс­касы, автобусның һәрчак кирәге чыкты, – дип искә ала Юрий Петрович.  

Ир-егетләрнең хәзерге вакытта да авыл хуҗалыгы предприятиесендә  эшләре тыгыз. Әлегә ул тракторда эшли – кырга иген, ашлама ташый. Хезмәттәшләре әйтүенчә, ул теләсә нинди техниканы яхшы белә: азык әзерләү вакытында траншеяда азык үләнен тыгызлап тутыру белән шөгыльләнә, шулай ук туплагыч-җый­гычта эшли, кышын техниканы һәм тагылма җайланмаларны: прицепларны, культиваторларны, чәчкечләрне ремонтлый, дуслары аны шулай ук куллары һәр эшкә оста, дип билгеләп үтәләр.    
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев