Байрашта яшәүче Хәбир Сәяхфәровның шофер булып эшли башлавына инде 40 еллап вакыт узган
Гомер юлында әлеге һөнәрне сайлавына ул уфтанмый да яки инде зарлану сүзләрен дә белдерми.
(Тәтеш, 5 сентябрь, “Тәтеш таңнары”, Сания Сәмигуллина).
Байрашта яшәүче Хәбир Сәяхфәровның шофер булып эшли башлавына инде 40 еллап вакыт узган.
Гомер юлында әлеге һөнәрне сайлавына ул уфтанмый да яки инде зарлану сүзләрен дә белдерми. “Яраткан эш ялыктырмый” дигән гыйбарәне халык юкка әйтмәгәндер, мөгаен.
Хәбир балачактан ук эшләп үскән, ул мәктәптә укыганда ук инде колхоздагы төрле эшләрдә хезмәт куйган: “Россия” колхозында эшләүче әтисенең комбайн ярдәмчесе дә булган, фермадагы терлекләргә бәрәңге пешерүдә дә үз өлешен керткән, барлык терлекләр өчен су җылыту җайланмасында да эшләгән. Яшь егет армия сафларында булып кайтканнан соң, хезмәт юлын туган авылында шофер булып дәвам иткән. Биредә ул башта “ГАЗ-51” машинасында, аннары КамАЗда эшләгән. Ул вакытларда аңа ерак юлларга да чыгарга туры килгән. Төрле җирләрдән запчастьләр алып кайткан чаклары әле генә кебек тоелса да, алар инде күптән артта калган.
– Туган җирдә эшләгән елларым күңелдә матур хатирә булып саклана. Гомер буе диярлек шофер булдым. Дөрес, Казанга китеп 11 ел эшләгән чакларым да булды. Барыбер туган җир үзенә тарта. Чөнки мин авыл баласы. Байрашта туып-үстем, шушында мәктәпне тәмамладым, гомерлек парымны очраттым, гаилә кордым. Хатыным Нурия белән 35 ел бергә гомер кичерәбез. Ул мине һәрчак хуплап, аңлап яшәде. Улыбыз Илдар һәм кызыбыз Гөлиянең инде үз гаиләләре. Алар Казанда яшиләр, ялларда кайтып йөриләр, йорт эшләрендә булышалар. Оныкларның матур гына үсүенә шатланып яшибез. Хәзерге вакытта мин мәктәп укучыларын йөртүче автобус-та хезмәт куям. Чолы, Байраш, Зур һәм Кече Әтрәч балаларын Алабирде урта мәктәбенә укырга йөртәм. Шофер булу минем яраткан һөнәрем, – диде Хәбир Гыйләҗ улы, тормыш юлы хакында сөйләгәндә.
Хатыны Нурия апа белән дә аралаштык. Ире турында сөйләгәндә аның хәтта күңеле нечкәреп, күзләре яшьләнде.
– Безнең Хәбир эшсез бер минут та тора алмый. Ул тормыш җанлы, эшкә җегет, җайлы кеше булды. Ул һәрчак минем терәгем, таянычым. Әле 20 гектар җиребез дә бар. Аны үзе эшкәртә, печәнен дә, икмәген дә үз көчебез белән чәчәбез һәм җыеп алабыз. Тырыш булмаса, мондый хезмәтне башкарып та чыга алмас иде. Бу вакытларда улыбызның да, киявебезнең дә ярдәме зур, әлбәттә. Әле тагын каралты-кура тутырып кош-корт, мал-туар асрыйбыз. Тормышны бергәләп, иңгә-иң куеп алып барабыз, – ди Нурия Ислам кызы. – Яшьлектә без аның белән 3 ел очрашып йөрдек. Клубтан озата кайтуы әле дә исемдә. Мин 1987 елда төп йортка килен булып килдем. Каенатам белән – 16 ел, каенанам белән 30 ел дус, тату яшәдек. Аларга кадер-хөрмәт күрсәтеп, соңгы юлга озаттык. Өч буын бер түбә астында озак еллар бергә көн күрдек.
Байрашлылар әйтүенчә, Хәбир абый бик мәрхәмәтле, киң күңелле дә икән. Бүгенге көндә Нурия апаның әнисе Хәнифә әбине дә үзләренә алып кайтканнар. Аңа булдыра алганча хөрмәт күрсәтеп, олылап торалар.
– Әти белән әни безнең өчен иң кадерле һәм үрнәк кешеләр. Алар безне аякка бастырдылар, югары белем алырга ярдәм иттеләр, олы тормышка чыгардылар. Алар безгә күңел җылылыгы өстиләр, зирәк киңәшләре белән һәрчак туры юл күрсәтәләр, таянычларыбыз булып торалар, – диләр әти-әниләре хакында Сәяхфәровларның балалары.
Гомернең күп өлеше эштә уза. Арып-талып кайтканда йорттагы җылы мохит аеруча да мөһим. Сәяхфәровларның гаилә учагы һәрчак шулай балкып һәм бәхет нурларын сүндермичә янып торсын иде.
фотоны Нурия Сәяхфәрова тәкъдим итте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев