Балалар белән аерылышу һәрвакыт ямансу
27 сентябрь – Тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләре көне.
Тәтешле Галина Масанкина хезмәт юлын “Башаккай” балалар бакчасында кече тәрбияче вазифасыннан башлап җибәргән, ул чакта анда бары тик учхоз хезмәткәрләренең балалары гына йөргән.
– Балалар бакчасы бинасы җылы һәм уңайлы булган кечерәк агач бинада урнашкан иде. Ике төркем иде. Мин эшкә урнашканда су һәм канализация бар иде инде, ә менә сөт алырга без фермага үзебез чиләкләр белән бардык, икмәк алыр өчен кибеткә үзебез йөрдек, – дип искә төшерә Галина Александровна.
Сабыйларны кайгыртып, 33 ел сизелмичә дә бик тиз узып киткән. Биредә тәрбияләнүчеләр үсеп буй җиткәннәр, күпләр инде тугыз ел элек яңа бинага “күчерелгән” “Башаккай”га үз балаларын йөртәләр. Галина Александровнаның балалары һәм оныклары да шушы балалар бакчасына йөргән.
– Еллар узу белән эш шартлары да яхшырды, әлбәттә. Суның кайнары да, салкыны да бар. Ә безнең эшчәнлектә бу бик зур әһәмияткә ия, – дип билгеләп үтә ул.
Галина Александровнага, шактый зур тәҗрибәсе булуга да карамастан, үзенең карамагында тәрбияләнүчеләр белән аерылышу, аларны мәктәп тормышына озату һәрвакытта да ямансу. Һәм бу гаҗәп тә түгел: алар балалар белән бергә берничә елга сузылган озын юл узалар һәм бер-берләре өчен якын кешеләргә әвереләләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев