Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Банкның “йөрәге”

Банкның өстәмә офисларының берсендә клиентларга хезмәт күрсәтү буенча белгеч Румия Гатауллинага мәктәп елларында төгәл фәннәр бик җиңел бирелә, тик шулай да ул бала чакта табиб булырга хыяллана.

(Тәтеш, 30 сентябрь, "Тәтеш таңнары", Татьяна Кузнецова (автор фотосы)). Ул Буада туа, медицина училищесын кызыл дипломга тәмамлый, аннан соң икътисад буенча югары белем ала. Кияүгә чыккач, Тәтешкә күченеп килә. Биредә аңа банк хезмәткәре һөнәрен  үзләштерергә туры килә. “Беренче вакытта кыен булды, минеке түгел кебек тоелды. Коллектив бик нык ярдәм итте. Хәзер мин үземне башка өлкәдә күз алдына да китерә алмыйм. Каенанам һәм иремнең дәү әнисе һәрвакыт үрнәк булдылар, алар озак еллар банкта эшләгәннәр”, – ди Румия Тәлгать кызы. 
“Элек аның вазифасы касса мөдире дип атала иде, аны банкның “йөрәге” дип тә атап була. Ул – бик игелекле хатын-кыз, җавап­лы,  һәрвакытта таянып була торган зур тәҗрибәле оста белгеч”, – дип тасвирлый аны җитәкчесе Альбина Хәйруллина. 

Румия Тәлгать кызы банк хезмәткәре сабырлык һәм кешеләр белән сөйләшә белә торган сыйфатларга ия булырга тиеш дип саный. Ул, хезмәт теле белән әйткәндә, физик һәм юридик затлар белән  эшли. Һәм һәр кеше белән уртак тел табарга да кирәк. 
Румия Тәлгать кызы эштә – таләпчән хезмәткәр, ә өйдә ике баласы өчен кайгыртучан әнигә, ире өчен яратучан хатынга әйләнә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев