Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Барысы да көйләнгән

Илле биш ел тигез гомер итү – гаиләнең ныклыгына дәлил.

(Тәтеш, 30 март, "Тәтеш таңнары", Мәдинә ИБӘТУЛЛИНА). Киртәле авылында Анисимовларның тату гаиләсе мул табын янына җыелды. Сәбәбе бик матур – Виктор Владимирович белән Елизавета Тимофеевнаның зөбәрҗәт туйлары һәм йорт хуҗасының туган көне.

Елизавета Тимофеевна Кызыл Восток поселогында Князьковларның алты балалы гаиләсендә иң кечесе булып туа. “Сугыш башланганда миңа биш яшь тә тулмаган иде. Аның нәрсә икәнлеген аңламадым да, ләкин ниндидер коточкыч афәт килүен сиздем. Сугыш башлангачтын әтине бронь буенча фронт өчен корал ясарга Свердловскига хәрби заводка җибәрделәр. Әнинең йортны калдырып китәсе килмәде, шулай итеп безне берьялгызы аяк­ка бастырды. Әти исән-сау әйләнеп кайта алмады, шунда һәлак булды. Барлык авыл кешеләре кебек яшәдек – таңнан кара төнгә кадәр эшләдек. Әнигә ярдәм итәр өчен, мин шул чакларда безнең поселокта булган кош фермасына эшкә урнаштым. Һәм шул вакыттан алып гомер буе “Красное знамя” колхозында хезмәт куйдым”, – дип искә ала Елизавета Тимофеевна. 

Тыйнак чибәр кызны ат белән кош фермасына азык ташучы Киртәле егете күреп ала. Яшьләр бер-берләрен ошаталар. Туйны күп сандагы туганнары белән бергә үткәрәләр. Кызлары Мариядән соң, бер-бер артлы уллары: Владимир, Александр, Григорий, Виталий туа. “Балаларны тәрбияләүдә әбиебез, әнинең каенанасы Агафья Андрияновнаның да тырышлыгы бәяләп бетергесез булды, бабаебыз 1943 елның гыйнварында Ленинград янында һәлак булган, – дип әңгәмәгә кушыла олы кызлары Мария Викторовна. – Әби кирәк чакта кырыс, җитди булды, өйдә  һәм яшелчә бакчасында үрнәк тәртип булганны яратты. 94 яшькә кадәр яшәде. Безне каенана белән ничек яшәргә кирәклегенә, карышмаска, зирәк киңәшләрне үтәргә ­өйрәтте”. 

Елизавета Тимофеевнага колхозда күп вазифаларны үтәргә туры килә, ләкин барысыннан да күбрәк бозау караучы булып эшли. Тырыш, нинди эшкә тотынса, шуны булдырган. Аның намуслы хезмәте дәүләт бүләге –  “Хезмәттә аерылып торганы өчен” медале белән билгеләп үтелгән.  

Гаилә башлыгы Виктор Владимировичның хезмәт сөючәнлеге, үзенә йөкләнгән эшенә зур җаваплылык белән алынуы турында шактый җылы сүзләр язарга мөмкин. Ул тәҗрибәле механизатор була. Киң күңелле һәм һәрвакытта ярдәмгә килергә әзер. Авылдашлары бүген дә аңарга киңәш сорап мөрәҗәгать итәләр. Анисимовлар биш баласын лаеклы, эшчән итеп үстерүләре белән горурланалар. Гаилә архивында сак­ланган “Авангард” гәҗитенең  өч санын сак­лык белән карыйлар, анда улларының ничек хезмәт итүләре турындагы язмалар бастырылган.  “Без инде үзебез мөстәкыйль, барыбызның да гаиләсе бар, балалар үстеләр, вакытлар узу белән әти белән әнинең кайгыртуын һәм яратуын бөтенләй башкача аңлыйсың, армиягә озатканда барлык улларына алкалар уздырырга һәм каршы алганда никадәрле хезмәт сарыф ителүенә, ничек моңа көчләре җитүенә гаҗәпләнәсең. Без Григорий белән үзебезнең хәрби бурычны үтәгәндә, Мария­гә туй уздырдылар, аннары безнең дүртебезгә, – ди Александр. – Әти белән әни безнең өчен һәр яктан үрнәк булып торалар”.

“Балаларны намуслы, итәгатьле һәм, иң мөһиме, яхшы кешеләр булсыннар дип тәрбияләдек, – дип өсти гаилә башлыгы. – Киленнәребез дә, киявебез дә бик әйбәтләр. Безнең барысы да көйләнгән”.

Барысы да көйле: 55 ел эчендә гаилә ишәйгән, буыннар икеләтә дәвам итә, өчләтә дә булачак – ун онык һәм өч оныкчык Анисимовлар гаиләсенә җылылык һәм шатлык китерә. Чын бәхет менә шунда инде ул.

Фото Анисимовларның гаилә архивыннан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев